tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каенлы авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде
Каенлы авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде

Каенлы авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде

Түбән Кама районының Каенлы халкы авыл мәчетен бер гасыр саклый алуы белән горурлана. Революция шаукымында да, аннан совет режимы чорында да җимерелүенә юл куймадылар. Сугыш елларында бина ашлык салу амбарына әйләндерелгәч тә, кайчан да булса мәчеттән азан яңгыраячагына ышанып яшәделәр. Ниһаять, бер-бер артлы янә мәчетләребез калкып чыга башлаган 90-нчы елларда, колхоз рәисе Габделбәр Әхмәтшин башлангычы белән Каенлы мәчете өр-яңадан төзекләндерелә һәм үз сыйфатына кайта. Узган елда авыл картлары тырышлыгы аркасында мәчет яңа сулыш алды. Халыктан җыелган 250 мең сум һәм эшмәкәрләрдән кергән хәйрия акчасына ремонт үткәрделәр, коймаларны яңарттылар.

Берәү мәчеткә бер палас (җәймә) җәйсә, ул кеше өчен җитмеш мең фәрештә истигъфар кыла, дип әйтелә Пәйгамбәребез (с.г.в.) Хәдисләрендә. Авыл мәчетенә ярдәм итү тукталмый. Мәчетнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада “Шәһәр электр транспорты” предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин компьютер тапшырды, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев вәгазь укулар урамнарга ишетелеп торсын, мәчет алды мәйданында да зур экраннарда трансляцияләнсен өчен техник аппаратура бүләк итте. Хәйрия затларына Татарстан баш мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм Батров зур рәхмәтләрен җиткерде һәм мөселманнарны иман бәйрәме белән котлады.

Иң куандырганы шул, өлкәннәр эзеннән бүген яшьләр дә мәчет юлында. Бәйрәм көнне исә, Түбән Кама районы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин котлау чыгышыннан соң балалар Коръән сүрәләрен яттан укып күрсәттеләр. Шулай, Каенлы иман йорты рухи көчкә һәм тарихи әһәмияткә ия булуын дәвам итә.

Әлфия Хафизова, Түбән Кама районы татар конгрессы037[1] 026[1] 001[1]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*