tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каклаган татар казы җиңгән
Каклаган татар казы җиңгән

Каклаган татар казы җиңгән

“Россия тәмнәре” бәйгесендә “Какланган татар казы” беренче урынны яулаган. Аны Мөслим районында күп казлар үстерүче фермер, кооператив җитәкчесе Ирек Хәмәдишин хуҗалыгында үстергәннәр.

Какланган каз милли ризык санала. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән “Агро Лидер” авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы “Россия тәмнәре” төбәк брендларының беренче илкүләм бәйгесенә “какланган татар каз”ын тәкъдим итәргә булганнар. Сайтта 2 декабрьгә кадәр тавыш бирү барды.

Каз ите файдалы, аның маенда холестерин юк диярлек, ул аксымнарга һәм макроэлементларга бай. Бу үзенчәлекле ризык, аны әзерләү рецептлары буыннан-буынга тапшырыла. Кайбер гаиләләрнең үз традицияләре бар. Какланган каз ите бик тәмле, авызда эреп китәрлек була. Ул, гадәттә, бәйрәм табынына бирелә, теләсә нинди бәйрәм уңаеннан затлы күчтәнәч булып санала. Татарстан казлары иркенлектә, экологик чиста районда үстерелүе белән дә өстен чыккан. Рубин төсендәге туралган какланган каз кисәкләре  шуңа да бик тәмле делекатес саналган.

“Россия тәмнәре” төбәк брендлары җиңүчеләре арасында Казан чәкчәге дә бар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*