tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн форматта үткәрелгән “Иң яхшы ана теле укытучысы” конкурсына йомгак ясалды
Онлайн форматта үткәрелгән “Иң яхшы ана теле укытучысы” конкурсына йомгак ясалды

Онлайн форматта үткәрелгән “Иң яхшы ана теле укытучысы” конкурсына йомгак ясалды

Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне

Укытучы безгә өйрәтте.

Тукай теле аша туган матур,

Саф татарча шигырь сөйләтте.

Гөлфия Гыйззәтова.

Ноябрь аенда өлкәбездә онлайн форматта үткәрелгән “Иң яхшы ана теле укытучысы” конкурсына йомгак ясалды. Әлеге ярышта рус, татар, чуаш, мордва телләрен укытучылар көч сынаштылар. Татар теле укытучылары арасында Барыш, Чардаклы, Николаевка, Ульяновск, Карсун районнары вәкилләре бар иде. Алар беренче турда үзләренең эш тәҗрибәләре, уңышлары, татар телен укытуда кулланган алымнары турында видео материаллар җибәрделәр. Жюри алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алып, икенче турга үткәрде.

Икенче турга укытучылар видео дәресләр җибәрделәр. Дәресләрне карагач, конкурска нәтиҗә ясалды. Барыш районы Калда урта мәктәбенең Укытучы – методисты, күп санлы чараларда катнашып килүче, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призёрлар әзерләгән Эльза Шамил кызы Хөснетдинова җиңүче дип табылды. Икенче урынны Чардаклы районы Октябрьский лицееның Абдулла авылындагы филиалының ана теле укытучысы, Методист, иң актив укытучыларның берсе – Чулпан Назыйм кызы Шигапова яулады. Өченче урынга Ульяновск районы Большеключищенский мәктәбенең ана теле укытучысы Венера Әгъзаметдин кызы Шәрипова лаек булды.

Хөрмәтле ана теле, татар теле укытучылары, сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз! Авыр, әмма мактаулы эшегегездә иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Сезнең кебек фидакарь мөгәллимәләр булганда телебез юкка чыкмас, яшәр әле!

Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*