enrutat
Баш бит / Камал театры «Хуҗа Насретдин» спектаклен соңгы тапкыр күрсәтә
Камал театры «Хуҗа Насретдин» спектаклен соңгы тапкыр күрсәтә

Камал театры «Хуҗа Насретдин» спектаклен соңгы тапкыр күрсәтә

4 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Хуҗа Насретдин» спектакле соңгы тапкыр уйнала.

Спектакльнең нигезендә безгә бик таныш Хуҗа һәм Нәкый Исәнбәтнең төп текстында сүрәтләнгән фил турында вакыйгалар ята. Сирия драматургы Саадалла Ваннус үзенең «Фил, галиҗәнапләре» дип аталган бер актлы пьесасында, шулай ук, әлеге вакыйгаларга мөрәҗәгать итә.

Башлана 19:00 сәгатьтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*