tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллегенә җитәкче билгеләнде
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллегенә җитәкче билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллегенә җитәкче билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Уфада Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллегендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Биредә сүз узып баручы елда башкарылган эшләр һәм 2020 нче елга планнар хакында барды. Быел Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыру һәм аның кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуын, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга Уфада һәйкәл ачылуын, милләттәшләребез югары бәяләп, аерым искә алды.

Данис Шакиров татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә, шул вакыттагы очрашуда күтәрелгән мәсьәлә – Бөтендөнья татар конгрессы рәсми вәкиллеген ачу турындагы тәкъдимнең тормышка ашырылуын хәбәр итте. Аның җитәкчесе итеп, Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларына яхшы таныш булган Альфред Дәүләтшин билгеләнүен җиткерде. Татар милли оешмалары җитәкчеләре әлеге тәкъдимне хуплап кабул итте.

Белешмә өчен:
Альфред Әмир улы Дәүләтшин 1983 елның 08 нче сентябрендә Уфа шәһәрендә туган. Белеме буенча юрист. Башкорт дәүләт университетының хокук институтын (2000-2005), Казан ислам университетын (2014-2019) тәмамлый.

Гаилә хәле – өйләнгән, хатыны белән өч бала үстерәләр. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы оешмасы әгъзасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*