tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада яңа мәчет төзелә башлау хакында игълан ителде
Түбән Камада яңа мәчет төзелә башлау хакында игълан ителде

Түбән Камада яңа мәчет төзелә башлау хакында игълан ителде

15 ноябрь көнне Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә 36 нчы микрорайонда яңа мәчет төзелә башлау турында игълан ителде. Салих хәзрәт Ибраһимов минбәрдән изге эштә катнашырга һәм Җәннәткә өмет баглап ныклы фундамент салырга чакырды. Барлыгы 321 свай кагарга кирәк булачак. Аның берсе 6100 сум торса, җиргә кагу бәясе 2900 сумны тәшкил итә. Шулай итеп, һәрбер гаилә яңа төзеләчәк мәчет нигезенә үзенең сваен кактырырга теләсә – бу 9000 сум торачак.

Мәчет проекты һәм аның белән бәйле бөтен эшләрне хәзерге чор таләпләренә туры китереп, заманча дәрәҗәдә башкару вәгъдә ителә. Түбәнкамалылар шәһәр урамнары һәм скверлар дизайны белән бәйле югары стандартларга күнеккәннәр инде. Яңа мәчет шәһәрне матурландыру буенча янә бер адымга тиң булырга тиеш. Мәчет үзе һәм аның янындагы уңайлы ял зонасы шәһәр халкын җәлеп итү урынына тиз арада әверелергә вәгъдә итә.

Акчаны «Сбербанк» пластик картасына 4817 7600 2007 0029 номеры буенча (Алсу Рафиковна) күчерергә, Җәмигъ мәчетендә акча җыю тартмасына алып килергә яки банк аша күчерергә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*