tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итә
Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итә

Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итә

115нче сезон ачылыр алдыннан Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итә. Бәйгенең төп бүләге – ВИП-абонемент – 115нче сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру билеты.

Бәйгедә катнашу шартлары:
1. Камал театрына ничек барып җитүегез турында видео төшерергә. Җәмәгать транспортында барасызмы, шәхси машинагыздамы, катамаран яки велосипедтамы – сезнең фантазиядән тора. Креатив вариантларга өстенлек бирелә. Видео “Төятергә киттек” дигән сүзләрдән башланып, театр ишек төбендә тәмамланырга тиеш.
2.Видеоны #төятергәкиттек #виптамашачы #камал_115_сезон #камалтеатрыняратам хэштэглары белән үзегезнең Инстаграм яки ВКонтакте сәхифәгезгә урнаштырырга. Аккаунт ачык булырга тиеш.
3. @kamalteatr аккаунтын билгеләргә.
4. Әлеге яңалыкны ВКонтактеда үз диварыгызга яки Инстаграмда скриншот ясап сториска куярга.

Бәйгене үткәрү этаплары:

  • 24 июль – 7 август – видеолар кабул ителә;
  • 8-9 август – жюри тарафыннан иң яхшы 10 эш сайланып алына;
  • 10-19 август – театрның ВКонтакте төркемендә иң яхшы видео өчен тавыш бирү оештырыла;
  • 20 август – җиңүче игълан ителә.
  • 21 август – яңа 115нче сезон ачылышында җиңүчене котлап, бүләкләр тапшырыла.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*