tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбыч районында Сөлге туе уздырылды
Кайбыч районында Сөлге туе уздырылды

Кайбыч районында Сөлге туе уздырылды

Кайбыч районының “Галия Кайбицкая исемендәге музей” каршында “Чиккән сөлге – күңелем көзгесе” исеме астында сөлге туе уздырылды. Бәйрәмдә музей фондында саклана торган районыбыз халкының чигелгән, үзләре тукыган, киндердән сугылган бизәкле сөлгеләр, тастымаллар, кулъяулыклар килүчеләрне музей каршындагы мәйданчыкта ук каршы алды. Һәрбер сөлгенең бай тарихы бар. Сөлгеләрнең күп өлешен Зиядиева Сәрия Газиз кызы бүләк иткән Нуруллина Рабига Гатаулла кызының бирнә сөлгеләре алып тора. Чүти авылыннан Румия Шитаева ТАССРның 100 еллыгына багышлап эшләнгән җәймәсе һәркемне дә таң калдырды. Узып баручыларның да игътибары бәйрәмчә бизәлгән музей мәйданчыгында. Җилдә җилфердәгән чиккән сөлгеләр Сабан туе мизгелләрен хәтерләтә.

Кайбыч районы «Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы да “Сөлге туе бәйрәме”ндә катнашты. “Музейга бүләк бирәм!” акциясе кысаларындагы очрашу да шул вакытка билгеләнгән иде. Ак калфаклылар да буш кул белән килмәгәннәр. Алар алып килгән, милли бизәкләр төшерелеп чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар бәйрәмнең бизәге булды. Бәйрәм бик матур һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. “Галия Кайбицкая исемендәге музей” җитәкчесе Чулпан Камалиева районда яшәүче төрле милләт вәкилләре, аларның милли киемнәре, гореф-гадәләре белән таныштырды, сөлге чигү буенча дәресләр күрсәтте. Бәйрәм ахырында “Сез алып килгән бүләкләр киләчәк буыннарга бүгенгебез, үткәнебез турында сөйләр, яшәешебез, көнкурешебезне күзалларга ярдәм итәр,” дип бәйрәмдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*