tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтиен “Бердәмлек” медале белән бүләкләде
Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтиен “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

Камил хәзрәт Сәмигуллин ХМАО мөфтиен “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

Бүген, Зөлкагъдә аеның 15-нче көнендә (6 июльдә), Татарстан Диния нәзарәтендә мәртәбәле кунак булып китте: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Мансийск автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматовны кабул итте. Очрашу барышында ТР МДН башлыгы ике мөфтиятнең күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Таһир хәзрәткә Татарстан Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Бу елны мөфти Таһир хәзрәт 60-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аларның 28 елын ул ХМАО мөселманнары нәзарәтере белән җитәкчелек итүгә багышлый. Камил хәзрәт чын күңеленнән Таһир хәзрәтне олы казанышлары белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләдә бәрәкәт, дини эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм Россиядә Исламның үсеше өчен күп еллар куйган хезмәте өчен рәхмәтен белгерде.

Алга таба эшлекле очрашу дәвамында ике төбәк мөселманнар башлыклары  үз җирлекләрендә ислам үсешенең төп юнәлешләре хакында сөйләде, Ислам әһелләре һәм өммәт алдында торган мәсьәләләрне һәм мөфтиятләр алдында торган уртак проблемалар турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында мөфтиләр пандемия чорында оештырылган гыйбадәт кылу тәртипләре һәм нәзарәтләрнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән уртаклаштылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*