enrutat
Баш бит / Камил хәзрәт Сәмигуллин – Саматов укуларында: “Татар халкы күңелендә Габделхак хәзрәт тирән эз калдырды”
Камил хәзрәт Сәмигуллин – Саматов укуларында: “Татар халкы күңелендә Габделхак хәзрәт тирән эз калдырды”

Камил хәзрәт Сәмигуллин – Саматов укуларында: “Татар халкы күңелендә Габделхак хәзрәт тирән эз калдырды”

Сәфәр аеның 28 нче көнендә (15 октябрьдә) Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы Диния нәзарате Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Х Саматов укуларын уздырды. Быел әлеге чара Чистай шәһәрендәге “Нур” мәчетендә узды.

Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы -ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган иде.

Укулар Габделхак хәзрәтне искә алып, аның мирасын һәм күпкырлы эшчәнлеген барлау, гыйлеменнән, хезмәтеннән үрнәк алу максаты белән оештырылган иде.

Рәсми утырыш башланганчы, җыенда катнашучылар иң элек Чистайда мөселман зиратында татар дин галиме, ишан, Чулман-Урал төбәгендә суфыйчылык хәрәкәте мөршиде, Габделхак хәзрәт Саматовның остазы Мөхәммәдзакир Габделвахаб Камалов-Чистави каберен зыярат кылды, Коръән аятьләре укып, дога кылды, “Камалия” һәм Ислам үзәкләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты.

Фәнни җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Габделхак хәзрәтнең улы –  Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов һәм башка дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Габделхак хәзрәт татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес булып тора. Дин тыелган заманда салкын машиналарда, юеш подвалларда качып, дин дәресләре бирүче остаз, атеизм шартларыннан да, коммунистик идеологиядән дә курыкмыйча, динсез татар халкын иман юлында булырга чакырган ул, — дип бәяләде Камил хәзрәт. “Габделхак хәзрәт үз эшчәнлегенә зур җаваплылык белән караган. Һәр язган фәтвасында татарлар арасында динсезлек һәм маңкортлык көчле булганга ачыну хисләрен белдергән. Ул чын татар имамы, мәгърифәтче, галим, намуслы һәм хикмәтле дин эшлеклесе булган”, — дип әйтте мөфти хәзрәт.

Мөфти Габделхак хәзрәтнең татар халкын Ислам диненә кайтару өлкәсендәге казанышларын бәяләр өчен, ул яшәгән чорны күзалларга кирәклеген ассызыклады: “Үзе яшәгән чорны ул бер фәтвасында болай дип сурәтли: “Безнең татарларның күбесе ташлады намазны, шуның белән гыйбадәтнең чын асылын да аңламас булдылар. Алар башка диндәге кешенең кыла торган догаларын гыйбадәт кылу дип беләләр”. Менә шундый заман булган! Габделхак хәзрәтнең тырышлыгы белән, безнең татар халкы акрынлап динсезлектән чыга, Исламга йөз белән борыла һәм яшьләр дингә килә башлый. Әмма рухилыкка сусаган мөселман яшьләре арасына ялган кыйммәтләр һәм куркыныч идеяләр үтеп керә башлый. Шул вакытта да нәкъ менә Габделхак хәзрәт татарларда инкыйлабка кадәр көчле булган Хәнәфи мәзһәбе традицияләренең сакчысы һәм дәвамчысы булып хезмәт иткән”, – дип сөйләде Татарстан мөфтие.

Гомумән, аның чыгышында кызыл җеп булып Габделхак хәзрәт Саматовның имамнарга нәсихәтләре темасы сузылды. Диния Нәзарәте башлыгы аның бүгенге дин өлкәсендә хезмәт куючы хәзрәтләрнең күбесенә остаз булуын искә алды һәм ничек итеп хәзрәт булырга өйрәтеп кенә түгел, үзенең гыйбрәтле язмышында күрсәтеп тә калдырганын искәртте. Сүзен мөфти Габделхак хәзрәтнең бер нәсыйхәте белән тәмамлады: «Без, дин әһелләре, үз эш-гамәлләребезнең халыкка үрнәк итеп куярлык булуын кайгыртырга тиешбез. Дин, изгелек, шәфкатьлелек, әдәп-әхлак турында сөйләп торып та, үзебезнең тормышыбыз боларга туры килмәсә, халыкка бик начар тәэсир итәчәкбез”.

Әлеге фикерләрне куәтләп, Габделхак хәзрәтнең шәкерте, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та остазының нәкъ менә әдәп-әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирүен хәбәр итте. Алдагы елларда да Саматов укуларын көзен Чистайда Чистави укулары белән берләштереп оештырырга, аңа шәкертләрне җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. Ул шулай ук Татарстанда тулаем бер белем бирү системасы оешуын, программалар, стандартлар эшләнүен билгеләп үтеп, боларның чишмә башында Габделхак хәзрәтнең торуын, аның, йөрәкле булып 1988 елда ук Чистайда мәдрәсә ачуын әйтте.

Габделхак хәзрәтнең улы –  Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов укуларында катнашучыларга Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның һәм үзе мөфти булып торган җирлектәге 3 меңнән артык мөселманның сәламен җиткерде. Саматов укуларын оештырган өчен Татарстан мөфтиятенә рәхмәт белдереп: «Риядан китмәсен иде, – дип белдерде. – Әтинең беркайчан да мактану теләге булмады. Ул хошугъ хәлендә эшләде».

Таһир хәзрәт, Габделхак хәзрәтнең Чистайда Саматов укулары узган «Нур» мәчетендә бик катлаулы чорларда эшләвен тасвирлап, халык иманга килгәч, мәдрәсә төзү эшенә керешүен, дәресләр бирүен, үзен җәлләмичә, иртәнге намазларны уздыруын, шул ук вакытта аның бик тыйнак булуын һәм утын ягып, колонкадан су ташып яшәүләрен хәбәр итте. «Шундый шәхесләребез булганда, милләтебез, динебез дәвам итте», – диде Таһир хәзрәт.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, үзенең «нурлы йөзле» Габделхак хәзрәт белән бәйле истәлекләре белән уртаклашып, аның Чистайдагы мәдрәсәне 80 нче еллар ахырында Ислам яңарышы башланган елларда, яшьләргә үз традицияләребез нигезендә дини белем бирүнең бик мөһимлеген аңлап  ачуын, бер елдан мәдрәсәне Казанга күчерүен һәм анда (хәзер ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә), үзен татар тарихына һәм татар рухи мирасы тарихына кагылышлы предметлар укытырга чакыруларын хәбәр итте. Бу гамәлләр Габделхак хәзрәтнең татар тарихы, милләт мәдәниятен мәсьәләләрен аңлаган шәхес булуын күрсәтә. «Ул безнең өчен зур горурлык, чын мәгънәсендә татар имамының тулы портреты булып тора», — дип, Рәфикъ хәзрәт, Саматовның мирасын яшьләргә җиткерү зарурлыгын ассызыклап, магистрлык диссертацияләре, башка җитди хезмәтләр дә басылып чыгачагына өмет баглады.

Тулаем алганда, укулар вакытында Габделхак хәзрәт Саматов шәхесе татар-мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итүче югары рухка шәхес буларак каралды. Анда катнашучылар “Дин, тел, милләт – Габделхак Саматовның яшәү кредосы”, “Татар дин галиме Әхмәтвәли хәзрәт Рәхиминең хәдисләр җыентыгы”, “Габделхак Саматовның нәсел шәҗәрәсе” һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышты. Габделхак хәзрәтнең татарларның 1000 еллык традицияләрен яшь буынга тапшыру миссиясен; миллилекне Ислам диненнән аермыйча алып баручы остаз булуын билгеләп үттеләр.

Габделхак хәзрәт шәкертләрне бик яраткан, аларның күңеленә үтеп керә белгән. РИИның ислам теологиясе кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Радик Зәбиров истәлекләреннән аңлашылганча, ул яшьләрдә Ислам диненә мәхәббәт уята алган. Гарәпчә, татарча, кирәк җирдә русча да сөйләп, фән белән бәйләп, аларның кызыксынуын арттырган. «Габделхак хәзрәт остазларыгызны исән вакытта хөрмәтләп яшәгез, диде. Бу аның безгә нәсыйхәте генә түгел, гомерлек тәрбиясе булды», — диде Радик Зәбиров.

Габделхак хәзрәт әле үзе исән вакытта нәсел шәҗәрәсе белән кызыксынып китә. Аның фатихасы белән, нәсел шәҗәрәсен ачыкларга республиканың Аксубай мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйров алына. Бүген Рәфикъ әфәнде хәбәр иткәнчә, бу нәселнең чыгышы Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан булып чыга.

Форум кысаларында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Габделхак Саматов исемендәге “Рухи мирас” медален һәм премиясен ислам дине кыйммәтләрен үстерүгә өлеш керткән “Чистай-Водоканал” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Тәлгать Әхмәтҗановка тапшырды.

Укулар тәмамланып, Габделхак хәзрәтнең оныгы Камил хәзрәт Саматов Коръән укып,  укуларда катнашучылар бердәм булып дога кылгач, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин өйлә намазын уздырды.

Әлеге мәртәбәле җыенда катнашучыларга Габделхак Саматовның “Милләтебездә Ислам”, Ришат Курамшинның “Хикмәтле остаз” (Габделхак хәзрәт Саматов киңәшләре, нәсыйхәтләре) китаплары, “Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы өләшенде.

Саматов укулары 2010 елдан бирле үткәрелеп килә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*