tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Июнь аенда Уфада Россия Ислам университетының яңа бинасы ачылачак
Июнь аенда Уфада Россия Ислам университетының яңа бинасы ачылачак

Июнь аенда Уфада Россия Ислам университетының яңа бинасы ачылачак

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

Рәсми очрашу башланыр алдыннан диния нәзарәте рәисе Уфа Россия Ислам университетының төзелеп бетеп килүче яңа бинасы белән таныштырды. Мөфти әйтүенчә, уку йортының рәсми ачылышы 2021 елның 16-17 июнь көннәрендә булачак. Соңрак әңгәмә Югары мөфти резиденциясендә дәвам итте.

Милли шура рәисе Казанда узган “Милләт җыены”ннан соң Чиләбе, Курган өлкәләрендә һәм шулай ук Башкортстанның Мишкә, Борай районнарындагы эш сәфәрләре турында сөйләде, яңа билгеләнгән Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов белән дә таныштырды.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үз чиратында быел пандемия сәбәпле узмаган Болгар җыены өчен дин кардәшләребезнең бик нык борчылуын әйтеп узды. Васил Шәйхразыев исә, 2021 елдагы Болгар җыенын, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан узачак тантаналы чараның генераль репетициясе буларак та кабул итәргә кирәк диде.

Очрашу ахырында Милли шура рәисе  Тәлгать хәзрәтнең күптән түгел генә булып узган туган көне уңаеннан Татар конгрессының истәлекле бүләген тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*