tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры: “Йөрәк чыгымнары 200 % булырга тиеш”
Кариев театры: “Йөрәк чыгымнары 200 % булырга тиеш”

Кариев театры: “Йөрәк чыгымнары 200 % булырга тиеш”

5 һәм 14 март Кариев театры үз тарихында беренче моноспектакль – Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” исемле яңа монодрамасын тәкъдим итә. Аны театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштерә. Микулай ролендә – Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин һәм Камал театры артисты Олег Фазылҗанов икесе ике составта уйнаячак.

“Монопьеса – сәхнәгә кую өчен авыр жанр. Монда төп рольдә уйнаган артистның йөрәк чыгымнары 200 % булырга тиеш, чөнки зур залны тотып торыр өчен бик күп энергия таләп ителә. Актер уңышы һәм уңышсызлыгы өчен дә үзе генә гаепле”, – ди режиссер.
Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов: “Миңа керәшен йолалары, гореф-гадәтләре яхшы таныш, шулар арасында аунап үстем. Төп герой белән охшашлыгым шул: мин авылымны, кешеләрен, аларның кешелеклеген, кунакчыл чын табигыйлекләрен яратам. Кызганыч, авылыбыз акрынлап кимүгә бара, ә мин шуңа карамастан йорт салып ятам һәм киләчәк турында кайгыртучы, үз авылын, телен яратучы Микулайлар күбрәк булуын телим. Спектакльдә уйнарга ризалашуым да шуның белән бәйле”.

Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер көне аркылы авыл тарихы сурәтләнә. Микулайның хыялы – үзе ясаган сыннар урынында чын кешеләрне күрү. “Чүк-чүк” уены герой тарафыннан яңгырны гына түгел, халыкны авылга чакыру булып та кабул ителә.
Пьеса глобализация чорында күп кенә кечкенә милләтләрнең теле, мәдәнияте, йолалары юкка чыгуы турында чаң кага. Спектакльдә керәшен халкының борынгы җырлары яңгырый (“Пыяла күкәй” җыры яңа яңгырашта), гореф-гадәтләр искә алына, дини мотив күтәрелә.

Әсәрдән аермалы буларак, Ренат Әюпов бу авылга тереклек кертү, милләтне саклау нияте белән башка финал тәкъдим итә. Режиссерның бу һәм башка идеяләре белән тамашачы спектакль премьерасында очрашачак.

Рәссам – Булат Гыйльванов, Б. Урманче һәм М. Җәлил премияләре лауреаты;
Этнофольклор буенча консультант – Геннадий Макаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Балетмейстер – Илдус Биктаһиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Хормейстер – Лилия Зәйнуллина.

театрның матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*