tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале узачак
Кариев театрында «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале узачак

Кариев театрында «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале узачак

2020 елның 1 – 6 декабрендә Казанда «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мөхит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала.

Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә. 6 көн дәвамында Татарстан театрларының 11 коллективы заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Афишага 16 спектакль кертелгән. Алар Казанның 6 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г. Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, MOÑ театраль мәйданчыгы. Исегезгә төшерәбез, «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды.

10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел икенче мәртәбә Г.Кариев театрында үтә. Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Театр әһелләре берлеге.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*