tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының төп стратегик документы, ул татарларның бай тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуны көчәйтүгә юнәл­телгән.
Татар халкының төп стратегик документы, ул татарларның бай тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуны көчәйтүгә юнәл­телгән.

Татар халкының төп стратегик документы, ул татарларның бай тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуны көчәйтүгә юнәл­телгән.

29 августта милләт җыены вакытында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”нә аерым тукталып китәр идем. “Гамәл стратегиясе” татар халкының төп стратегик документы, ул татарларның бай тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуны көчәйтүгә юнәл­телгән. Ул — ата-бабаларның бөек казанышлары, шушы халыктан булуы белән горурлану хисенә ирешү. Ул — һәрбер татарның туган телен, мә­дәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүе, татар халкының киләчәге хакына хәзерге заман каршылыкларын һәм хәвеф-хәтәрен җиңеп чыгу.

Гамәл стратегиясендә күп максатлар билгеләнгән һәм без бердәм булып кына аларга ирешә алачакбыз.

Безне милләт буларак берләштерүче төп милли бәйрәмебез Сабантуй бар. Ул федераль, республика дәрәҗә­ләрендә уза. Аннары ел саен Татарстанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале, “Түгәрәк уен” кебек зур чаралар үткәрелә. Өченче ел дәвам итүче мөһим чараларның берсе — халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесе, шулай ук, Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” төбәкара татар үзешчән театрлар бәйгесе һәм тагын да милләттәшләребез өчен кызыклы чаралар һәм проектлар уза.

Аннары без Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә төбәкләрдәге этномәдәни татар компоненты булган мәктәпләрдә укытучылар белән очрашулар, семинарлар уздырабыз. Бу семинарларга бик көчле укытучылар, дәреслекләр алып барабыз. Әлеге мәктәпләрне матур әдәбият белән тәэмин итәргә тырышабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*