tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариевлылар Себер якларына гастрольләргә китте
Кариевлылар Себер якларына гастрольләргә китте

Кариевлылар Себер якларына гастрольләргә китте

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының хәрби частьләр белән дуслык җепләре ныгыганнан ныгый бара. Әле күптән түгел генә Сочи, Адлер якларында хезмәт итүче якташларыбыз яныннан кайткан артистлар 16-26 нчы ноябрьдә Новисибирск, Омск, Томск, Кемерово якларындагы татар авылларында чыгыш ясаячак.

19 ноябрь көнне Новосибирскидагы, 26 нчы ноябрьдә Омскидагы армия сафларында хезмәт итүче солдат һәм офицерларга Р.Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” комедиясен, ә балаларга “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) музыкаль әкиятен күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*