tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычның Кошман авылында балалар бакчасы төзелә
Кайбычның Кошман авылында балалар бакчасы төзелә

Кайбычның Кошман авылында балалар бакчасы төзелә

Кайбычта илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тотучы эшче төркем Кошман авылында “Демография” проекты нигезендә төзелүче балалар бакчасында булып кайтты. Төзүчеләр кай арада өлгергәндер, мәктәп янында өр-яңа балалар бакчасы калкып та чыккан. Хәзер инде эчке эшләр генә калып бара. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, аккалфаклылар – партиянең Кайбычтагы башкаручы секретаре Рушания Лотфуллина, белгече Алинә Сираҗиева, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, балалар бакчасы мөдире Илһамия Сәлахова, прораб Айрат Яфизов, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин яңа балалар бакчасы янында булачак уен мәйданчыгы урынын карадылар, аны төзекләндерү турында сөйләштеләр, ә бина эчендә агарту эшләре бара.

–Кошманда төзелүче бу балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән һәм аның заказчысы – Татарстандагы баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Бүгенге көнгә төзелеш эшләренең 80 проценттан артыгы төгәлләнде инде, объектны 1 августка өлгертергә тиешбез. Балалар бакчасы төзү 75 миллион сумга төшә, – диде Айрат Яфизов. – Монда балалар өчен уен, йокы бүлмәләре, иркен кухня, хезмәткәрләр, каравылчы өчен аерым бүлмә, санузел һәм башкалар булачак.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина бу балалар бакчасының авыл өчен бик кирәк булуы хакында әйтеп узды. Соңгы елларда бу авылда балалар күп туа, шуңа да мәктәпкә урнашкан хәзерге балалар бакчасында урын җитәрлек түгел. Ике мәчетле бу авылда сабыйларны милли рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*