tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгы уртаклашабыз!
Кайгы уртаклашабыз!

Кайгы уртаклашабыз!

Бүген безнең арабыздан Россиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, биология фәннәре докторы Рәзиф Рәпиев бакыйлыкка күчте.

Рәзиф Әбелкәрәм улы Башкортстанның Шаран районында урнашкан Иске Тамъян авылында 1952 елның 5нче декабрендә туа. Бөтен гомерен фәнгә багышлаган галим зур казанышларга ирешә: 2019 елның сентябрендә Рәзиф Рәпиев Россиянең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеме белән бүләкләнде. Мәрхүм җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы табибы да иде.

2015 елның декабрендә Рәзиф Рәпиев Казанда узган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында катнашты. Биредә ул гәрәбә белән дәвалауның өстенлекләренә аерым тукталып, эшмәкәрләрне бу төр дәвалау үзәкләрен Татарстан территориясендә дә ачарга чакырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рәзиф Әбелкәрәм улы вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!