tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан Актүбәсеннән 10 бала татар теле олимпиадасына барачак
Казахстан Актүбәсеннән 10 бала татар теле олимпиадасына барачак

Казахстан Актүбәсеннән 10 бала татар теле олимпиадасына барачак

Казахстандагы Актүбә шәһәрендә һәм өлкәсендә ун меңләп татар яши. Каладагы милләттәшләребезгә ана телен Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә өйрәнергә мөмкинлекләре бар, дип хәбәр итә “Хабар телерадиокомпаниясе.

Мәктәпкә төрле яшьтәге 70 ләп кеше йөри. Татар теле белән бергә дәүләт казах теле һәм башкорт теле дә өйрәтелә. Иң кечкенә укучы Рината Искәндәровага әле дүрт кенә яшь, шулай да ул бик популяр шәхес. концертларда катнаша, төрле мактаулы бүләкләре дә шактый күп.

Снимок22янв15 2Быел ун бала Казанга татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадага катнашачак, дип белдерә татар теле укытучысы  Сания Насибуллина. Якшәмбе мәктәбен тәмамлаган 17 яшь кеше бүгенге көндә Казанның югары уку йортларында белем алалар.

“Шатлык” татар-башкорт этно-мәдәни берләшмә җитәкчесе Равил Корбангалиев әйтүенчә, мөктәп чыгымнары Халыклар дуслыгы йорты кысаларында дәүләт тарафыннан каплана, бу кешеләрне ана телен өйрәнә башлауга зур ярдәм күрсәтә.

“Шатлык” оешмасы үзе ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән “Язгы моңнар” татар халык ансамбле нигезендә барлык килгән булган. Баштарак ана теле дәресләрен өйләрдә үткәргәннәр, бер гомумибелем мәктәп почмагына да берничә ел җыелганнар.

Татарстан исә Актүбә якшәмбе мәктәбенә даими рәвештә уку китаплары, методик әсбаплар белән ярдәм итеп килә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*