tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның Татарстан Республикасына эш сәфәре
Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның Татарстан Республикасына эш сәфәре

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның Татарстан Республикасына эш сәфәре

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, 14 июньдә Мәскәүгә килеп, футбол буенча дөнья чемпианаты ачылышында һәм В.В.Путин белән очрашуда катнашканнан соң Казанга очты.

Биредә аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге вәкилләре  каршылады.

15 июньдә Н.А. Назарбаев һәм ул җитәкләгән абруйлы вәкиллек Татарстан өәкилләре белән аралашты. Сәфәрнең программасы бай һәм тыгыз оештырылган иде.

Казан университетында

Казанга визит биредәге федераль университетта очрашу белән башланып китте. “Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш, бу безнең татарлар белән тарихи тамырлар, традицияләр уртак булуы белән бәйле”, – дип белдерде Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан федераль университетында.

Биредә аңа “КФУның мактаулы докторы” исеме бирелде.

“Хәерле көн, кадерле дуслар!” – дип абруйлы кунак тантаналы чарада катнашучыларны иң элек татарча сәламләде. Үзенә шәрәфле исем бирелүе өчен, “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, КФУ җитәкчелегенә ризалыгымны белдерергә рөхсәт итегез” дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Бүген Казахстан һәм Россия Федерациясенең сәяси багланышлары, тулаем алганда, үрнәк булып тора. Үзара мөнәсәбәтләр булмаган өлкә юк диярлек. Советлар Союзы таркалгач, элекке республикалар төрле юнәлешләрдә үсеш алды. Казахстан кешелек элемтәләрен саклап калырга, алдагы буынга тапшырырга омтылды. Тарих төрлечә булырга мөмкин. Тарихка рәхмәт әйтеп, алга атларга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте Нурсолтан Назарбаев.

Ул Россиянең икътисади планда беренче номерлы партнер булып калуын, тышкы сәүдә әйләнеше артуын билгеләп узды. Ул Россия белән хезмәттәшлектә мөһим урынны Татарстан биләгәнен әйтте. “Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш, бу безнең татарлар белән тарихи тамырлар, традицияләр уртак булуы белән бәйле. Безгә аралашуда тәрҗемәче кирәкми. Безне гомумтөрки мирас берләштерә”, – дип Казахстан башлыгы моның Төрки каганат, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына ук барып тоташуын искәртте. 19 гасыр азагы – 20 гасыр башында Татарстанда казах газеталары һәм журналлары, китаплары нәшер ителүен, татар язучылары, галимнәренең казахлар тормышы турында әдәби әсәрләр язуда актив катнашканын билгеләп үтте. “Октябрь революциясенә кадәр, Казанда казах телендә 434 китап чыгарылган. Аларның тиражы 2 млн данәгә кадәр җиткән”, – диде.

Нурсолтан Назарбаев Казахстанның Ришат Абдуллин, Фоат Мансуров һәм башка шәхесләрнең иҗаты чәчәк аткан урын булганын шәрехләде. Ул Казахстанда Габдулла Тукай иҗатына багышланган музей да булганын әйтте. “Безнең халыклар арасында тарихи багланышлар Казахстан һәм Татарстанның тыгыз хезмәттәшлегенә ныклы җирлек булды. Казахстанда 250 мең кешелек татар диаспорасы моңа өлешен кертә”, – диде.

Икътисади хезмәттәшлек, Казан кирмәнендә сөйләшүләр

Казахстан Президенты Астана, Алма-Ата һәм Казанның партнер шәһәрләр булуына тукталды. “Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр игътибарга лаек, алар киңәя. Без машина төзү, нефть химиясе өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырабыз”, – диде. Тарихка күз салып, 1992 елда СССР таркалгач, икътисад туктап калган вакытларга “кайтым килде”. “Кибет киштәләре буш, халыкка эш хакы, пенсия түләргә акча юк иде. 25 ел узды, бу вакытта икътисад 20 тапкыр көчәйде. Бу еллар эчендә күпне кичерергә туры килде. Икътисадны торгызу саллы көч сорады”, – дип белдерде һәм Казахстанның икътисадын үстерү турында сөйләде. Хәзер Татарстан деән Казахсатан арасында сәүдә әйләнеше 700 милион доллар тәшкил итсә, хәзер бу санны 1 миллиард долларга җиткерү макаты куела.

Нурсолтан Назарбаев Казахстан һәм Татарстан арасында фән өлкәсендә актив элемтәләр урнашканын билгеләп узды. “Казахстанның Татарстанның 14 вузы белән партнерлык мөнәсәбәтләре гамәлдә. Цифрлаштыру һәм фәнни революция дәверендә без икътисад һәм җәмгыятьнең кардиналь үзгәреше шаһитлары. Безнең илләр мондый яңалыкларга адекват җавап бирергә тиеш”, – диде.

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән шул ук көнне 15 июньдә  Казан Кремлендә үткән очрашуда республиканың уңышларына югары бәя бирде. .

“Россия Федерациясе – ул аның төбәкләре. Татарстан бүген Россиянең үсеш алган һәм уңышлы төбәкләренең берсе. Икътисад, инновацияләр, мәгариф һәм башка мәсьәләләр буенча да алдынгы”, – диде Назарбаев.

Тарихи мирасны саклау турында фикер алышу

Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен  торгызу буенча республика фондының  Попечительләр Советы Рәисе М.Ш. Шәймиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Минтимер Шәймиев Нурсолтан Назарбаевка Изге Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча Фондның сигез еллык эшчәнлегенә багышланган күргәзмәне карарга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе белдергәнчә, стендларда һәм макетларда тәкъдир ителгән объектлар асылда төзелгән, торгызылган һәм реставрацияләнгән. Болгар тарих-археология комплексы һәм Свияжск утрау-шәһәренең Успенье соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Минтимер Шәймиев шулай ук мәртәбәле кунакка «Яңарыш» фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде: Болгар ислам академиясен төзү һәм Казанда Казан Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, Болгар ислам академиясе илнең мөселманнары өммәләре өчен интеллектуаль элита әзерләү белән шөгыльләнә – ислам тәгълиматы буенча магистрлар һәм докторлар әзерли.

Нурсолтан Назарбаев Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек турында кызыксынды Ул билгеләп үткәнчә, Академиядә укуга Казахстан ислам нәзарәте вәкилләре дә җибәреләчәк.

“Татар-информ” мәгълумат агентлыгы,
ТР Президентының матбугат үзәге хәбәрләре буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*