tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә торгызылган татар театрында «Башмагым» спектакле премьерасы булды
Чиләбедә торгызылган татар театрында «Башмагым» спектакле премьерасы булды

Чиләбедә торгызылган татар театрында «Башмагым» спектакле премьерасы булды

Урал төбәгендә бай тарихлы татар театры янәдән эшли башлады. Чиләбе сәхнәсендә татар халык театры соңгы спектаклен моннан 30 ел элек куйган булган.

Татар конгрессының 20-еллык юбилее уңаеннан Чиләбе өлкәсе  20 гасырның 30нчы, 60 нчы елларында эшләгән татар халык театрын Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова теләктәшлеге белән янәдән торгызу эшләре башланган иде. Ниһаять, бүген, 2018 елның 15 июнендә  Чиләбе театрында Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе премьерасы үтте. Спектакльнең режиссеры –  Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Әюпов махсус Казаннан чакырылган.

Бүгенге тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты. Татар театрының янәдән торгызылуы уңаеннан Лена Колесниковага һәм театр артистларына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән  котлау сүзләрен җиткерде. “Бүгенге шатлыклы вакыйга – сезнең олы сәхнәдән милләттәшләребезгә рухи азык, җан җылысы, күңел күтәренкелеге өләшүче коллектив оештыруыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезне милли театр сәнгатенә гашыйк булу, ерак гасырлардан мирас булып килгән моңнарыбызны, күркәм йолаларыбызны, классик язучыларыбыз иҗат иткән драма, комедия, трагедияләрне  зәвыклы, һәр тамашачының күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкаруны күрү теләге берләштерә. Сезнең кебек фидакарь шәхесләр булганда, милли театрыбыз мәңге яшәячәк!”, – дип тәбрикләде ул Чиләбедә яшәүче милләттәшләребезне.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*