tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан аэропортында Тукай иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе эшли
Казан аэропортында Тукай иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе эшли

Казан аэропортында Тукай иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе эшли

12 гыйнварда «Казан» аэропортында аэровокзал комплексын бизәүдә татар шагыйре Габдулла Тукай исемен визуальләштерүгә багышланган балалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Яшь рәссамнарны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров котлады. Балалар «Казан» халыкара аэропортының дипломнарын һәм бүләкләр алдылар. Шулай ук алар өчен аэропорт буенча экскурсия һәм чәй эчү оештырылды.

Конкурс 5-7 яшьлек балалар, 8-10 яшьлек укучылар, 11-14 яшьлек укучылар һәм 15-17 яшьлек укучылар номинацияләре буенча үткәрелде.

Эшләр Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат тематикасы буенча төрле техникаларда башкарылган. Жюри 100 дән артык бала һәм яшүсмернең рәсемнәрен бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә балалар рәсемнәре конкурсын Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Казан» халыкара аэропорты ярдәмендә Казан архитектура-төзелеш университеты үткәрде. Иң яхшы эшләрне махсус оештырылган күргәзмәдә һәм аэропортның 1 нче терминалы мониторларында күрергә мөмкин.

mindortrans.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*