tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә узды.

Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиева Муса Җәлилнең “Беренче дәрес”, дигән китабы чыккан, аны тормышка ашырган каләм ияләре белән очрашу уздырсак, яшьләргә файдалы булыр, дигән фикерен җиткергән иде. Һәм менә Алсу Рөстәмовнаның тәкъдиме белән кунакка басманы нәшир итүче иҗат әһелләре килде. Чараны Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачты. Чыгышын балачактагы хәтирәләре белән уртаклашудан башлады. 1957,1963 нче елларда укылган Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабын Татар мәдәнияты үзәгенә бүләк итте. Очрашуның әһәмиятенә тукталды.

Шагыйрь, тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә юнәлешендәге эшчәнлеге хакында сөйләде. Бүгенге көндә ул бәетләр тәрҗемә итү өстендә эшләвен җиткерде.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Беренче дәрес” китабы ике телдә нәшир ителгән. Китапны төзүче,Татарстан китап нәшриятының балалар һм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева китапны кулына алып, аның чыгу тарихы белән таныштырды.

Шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, журналист, филология фәннәре кандидаты. Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге Республика премияләр лауреаты,Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, «Тынычлык күгәрчене» медаленә дә лаек булган, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех Муса Җәлилгә багышланган кичәнең мөһимлеген искәртте. Чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгенә Татарстан китап нәшриятендә чыккан китаплар бүләк итте.

Соңыннан Муса Җәлилнең үлемсез шигырен Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы Әнвәр Хәертдинов сөйләде. Муса Җәлилнең “Бакчачы” шигырен Казан шәһәре Совет районы 261нче балалар бакчасында тәрбияләнүче, 6 яшьлек Булат Хәбибрахманов яңгыратты. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль

Җәләлетдинов Муса Жәлил шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Баянда профессор Владимир Гоптарёв уйнады.

Чара герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алудан башланган иде. Кичә берлектә фотосүрәткә төшү белән төгәлләнде.

Татарстан китап нәшрияты китаплар күргәзмәсе дә оештырган иде.

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*