tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кострома шәһәренең Мемориаль мәчетендә
Васил Шәйхразыев Кострома шәһәренең Мемориаль мәчетендә

Васил Шәйхразыев Кострома шәһәренең Мемориаль мәчетендә

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Костромада. Биредә Милли Шура рәисе Кострома өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Алексей Афанасьев белән очрашты. Рәсми очрашудан соң Татарстан делегациясе Косторма шәһәренең Мемориаль мәчете белән танышты.

Мәчет 2017 елның 5 маенда ачылды һәм Бөек Җиңү көненә багышланды. Нәкъ менә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән мөселманнар истәлегенә мәчеткә Мемориаль исеме бирелә.

Өч катлы бина 1000 кешене сыйдыра ала. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары, юыну бүлмәләре, китапханә бар. Мәчеттә җомга вәгазе, никах, ифтар, таравих кебек чаралар үткәрелә.

Җомга намазына якынча 500 кеше йөри.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*