tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Әлмәттән Ильяс Галимов лаек булды
Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Әлмәттән Ильяс Галимов лаек булды

Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Әлмәттән Ильяс Галимов лаек булды

21 июнь Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Татарстан Республикасының көрәш буенча күп тапкыр чемпионы, Әлмәттән спорт остасы Ильяс Галимов лаек булды.

Идел буе районы Тынычлык бистәсе Каенлыгында Үзәк мәйданда Сабан туеның рәсми ачылышыннан соң, милли көрәш буенча ярышлар башланды. Ике келәмдә Казан һәм Татарстан Республикасыннан 100 дән артык спортчы көч сынашты. 13 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерларга кыйммәтле призлар тапшырылды. Әлмәттән 37 яшьлек Ильяс Галимов баш батыр буларак тәкә һәм “Лада Калина” автомобиле белән бүләкләнде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*