tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан университетының Алабуга институтында халыкара тюркологик конференция үтәчәк
Казан университетының Алабуга институтында халыкара тюркологик конференция үтәчәк

Казан университетының Алабуга институтында халыкара тюркологик конференция үтәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла. Үткәрү вакыты: 2014 нче елның 7 нче феврале. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла.

Оештыручылар белдергәнчә, материаллар 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр кабул ителә.

Конференциянең төп юнәлешләре:

– хәзерге тел белеменең актуаль мәсьәләләре;

– төрки халыкларның топонимикасы һәм ономастикасы;

– төрки халыкларның фольклоры һәм әдәбияты;

– төрки халыкларның рухи мәдәнияте һәм лингвокультурологиясе;

– тәрҗемә һәм контактология мәсьәләләре;

– төрки телләрне һәм әдәбиятларны укытуда яңа алымнар;

– төрки халыкларның дине һәм тарихы.

Конференциягә татар, рус, төрек телләрендә язылган мәкаләләр кабул ителә.

Катнашырга теләүчеләргә 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр бу турыда белдерергә тиешле.

Белешмәләр өчен телефон: (885557)7-52-89 (татар һәм чагыштырма филология факультеты деканаты); 8-906-331-22-34 (татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы Альберт Зөфәр улы Нигамаев); 8-960-074-73-74 (татар филологиясе кафедрасы доценты Рима Биҗан кызы Камаева); 8-909-312-37-37 (татар филологиясе кафедрасы доценты Айгөл Хәбибҗан кызы Мөхәммәтҗанова). E-mail: [email protected]; [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*