tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан XXIV Татар яшьләре көннәренә әзерләнә: илебезнең 35 төбәгеннән һәм чит илдән яшь милләттәшләр килә
Казан XXIV Татар яшьләре көннәренә әзерләнә: илебезнең 35 төбәгеннән һәм чит илдән яшь милләттәшләр килә

Казан XXIV Татар яшьләре көннәренә әзерләнә: илебезнең 35 төбәгеннән һәм чит илдән яшь милләттәшләр килә

22-28 июньдә Казанда XXIV Татар яшьләре көннәре уздырылачак. Шушы вакыйга уңаеннан бүген “Татмадиа” агентлыгында журналистларны җыеп, аңлатма бирелде.

Тагын 4 көннән башланачак чарада Россиянең 35 төбәгеннән 150ләп татар кызлары һәм егетләре (18-30 яшьтәгеләр) килүе көтелә, шулай ук Эстониядән дә килергә тиешләр. Аларны исә үзләре яшәгән төбәкләрдә татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучылар буларак сайлап җибәрәләр.

Яшьләр өчен Казанда татар телен, халкыбыз тарихын, мәдәниятен өйрәнү, шулай ук актерлык осталыгы, хореография, журналистика буенча дәресләр уздырылачак, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, матбугат һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашулар каралган. Чараларның формалары төрле: түгәрәк өстәлләр, тренинглар, осталык дәресләре, конкурслар (мәсәлән, “Татар кызы”, “Татар егете”, “Татлы пар”), экскурсияләр. Хәер, андый чаралар хәзер инде традицион санала, үзгә буларак, оештыручылар бу юлы Камал театры янындагы мәйданда татар милли костюмнарыннан җырлы-биюле флешмоб үткәрүне тәкъдим иткән.

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова бу җөмләдә, татар яшьләрен Казанга аерым җыю инде 24 ел гамәлдә, шушы чара Татарстанда күп санлы яшьләр оешмалары барлыкка китерде, хәтта 30 гаилә пары оешты, дип билгеләп үтте.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина, 22 июньдә үзәккә 15 ел тула, яшьләр форумны нәкъ менә шушы вакыйга белән бәйле истә калдырачак, дип саный. Киләсе елга, XXV Татар яшьләре көннәренә, форум делегатлары итеп аның беренчеләрендә катнашучыларны чакырырга ниятлиләр.

Тулаем алганда, милләтебезнең үсеп килүче-формалашучы буынын данлы Казанга җыеп, ел да Татар яшьләре көннәре үткәрү төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татар яшьләрен милли-мәдәни кыйммәтләргә тартуны, Татарстаннан читтәге татар яшьләре оешмалары алдындагы проблемаларны хәл итүне, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүне, яшьләр сәясәте, фән, мәгариф, мәдәният кебек яшьләр өчен аеруча актуаль өлкәләрдә мәгълүмат алмашуны максат итә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*