tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан үзен авиация мәркәзе итеп күрсәтте

Казан үзен авиация мәркәзе итеп күрсәтте

8-10 августта Казанда авиакосмик технологияләр күргәзмәсе һәм Бөтенроссия авиация сәнәгате хезмәткәрләренең IV корылтае үтте. Анда Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә эшләүче авиация ширкәтләренең 450 җитәкче һәм белгече катнашты.
Өч көн дәвам иткән җитди очрашулар һәм авиация тармагындагы казанышлар , хәл ителәсе мәсьәләләр турында сөйләшү зур авиатамаша белән тәмамланды. Казансу елгасы ярындагы Гаилә үзәге өстендә дистәләгән очкычлар катнашындагы фигуралы очу һәм Казанда чыгарыла торган ТУ-160, ТУ-95 МС очкычлары һәм вертолетлар тамашачыларда тирән тәэсир калдырды.

Шунда ук корылган сәхнәдә сәнгать осталары чыгыш ясады. Корылтайда һәм күргәзмәдә катнашучыларны бәйрәм белән РФ авиация тармагы җитәкчеләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котладылар.

Бу тамаша һәм “Казан ярминкәсе” үзәгендә үткән күргәзмә Казанның авиатөзелеш тармагында тоткан урынын никадәр мөһим икәнлеген күрсәтте.

Видео: “Реальное время” Youtube каналыннан алынды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*