tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан җөе» – бренд ул!
«Казан җөе» – бренд ул!

«Казан җөе» – бренд ул!

«Читек чигәр өчен материал да җитәрлек, эшен дә өйрәнеп була, осталык та килә, ихтыяҗ да бар, әмма күп очракта кешеләрдә иң мөһиме юк. Ә бу эштә иң мөһиме – түземлек. Бик сабыр кешеләр генә башкара ала аны».

Оста яңа тегелеп беткән читекне ала да биш-алты метр читкә барып баса. «Ерактан сезгә аның бизәкләре генә күренә, шулаймы?» Килешеп, баш кагам. Фирүзә җирлектә ак һәм яшькелт бизәкләр. Оста бер-ике адым якынлаша. «Хәзер сез җөйләрне дә күрәсез». Ул хаклы. Ак һәм яшел чәчәкләр арасыннан төсле җөй уза лабаса! Инде читекне алдыма ук китереп сала. Менә хәзер җөйдәге һәр атлам күз алдында. Һәр атламда өчәр төен. Җөйләр бер генә түгел, икешәр төсле җеп белән дә чигелгән. Күзне иркәли торган төсләр…

Балачагымнан бер матур хатирә җанлана: мәктәптән кайтышлый әнинең эшенә керәм. Стеналарда төргәге белән мулине җепләре эленгән. Озын өстәлләрдә – күн кисәкләре… Чигүче апалар станокларына иелгәннәр дә, энәне тиз-тиз уйнатып, читек чигәләр.  Арча милли аяк киемнәре фабрикасы ул елларда гөрләп  торды. Чүәкләр, читекләр, кәвешләр тегәләр иде. Ә әниләр шуларның бизәкләрен чикте. Аннан соң инде күпме сулар акты, чигүче апаларның да кайсы картайды, кайсы мәңгелеккә күчте… Әнидән «Казан җөе»н өйрәнеп калмавыма көенә идем, язмыш мине бу эшнең чын остасы белән таныштырды. Әле аның да ниндие диген! Күнне кисүдән башлап, читекнең соңгы җөенә кадәр үзе башкарган мондый осталардан Россиядә ул үзе генә.

Илдар ШӘЙХЕТДИНОВ – Аксубай егете.  Гаиләдә алты бала үсә алар. Тормышны бөтәйтү өчен, 80 нче елларда әтиләре Гамир абый сарык тиресеннән унты тегәргә өйрәнә. Гаилә подряды булып олысы-кечесе бергәләп тотына бу эшкә. Илдар абый үз тормышын булдыргач та әлеге һөнәре ярап куя. Шактый еллар аяк киеме төзәтүче булып эшли ул.

Шулай бервакыт бер ханым аңа әнисенең чигүле читекләрен алып килә. Борынгы икәнлеге күренеп торган ул читекнең сыйфатына, бизәкләрдәге төсләр сайланышына карап, оста таң кала. Бернинди ярылып торган төсләр юк, барысы да шулкадәр табигый, үзара шулкадәр ярашлы…

Татар халкының күн мозаикасы белән Илдар Шәйхетдинов моннан ун-унике еллар элек кызыксына башлый. Бизәкләрне өйрәнә, тарихка күз сала, музейларда сакланучы күн мозаика белән таныша. Теләге булган җаен табар, диләр бит. Китаплардан карый-карый, булачак оста да үзенең бизәкләр коллекциясен булдыра. Күн кисәге бизәкле читеккә әверелгәнче, ничәмә капчык материал турамый?! Юк, чыгарып ыргытмый ул аларны. «Күн мозаикасы шуның белән дә кызыклы, – ди ул, – монда бер күн кисәге дә әрәм булмый. Хәтта 1 сантиметрлысы да эшкә яраклы».

 

Күн мозаикасын аппликация белән бутаучылар да булгалый икән. Аппликация ул – бөтенләй бүтән техника. Татарларның күн аяк киемнәрендәге бизәкләр исә вак-вак кисәкләрдән җыела. Һәр бизәк үзара махсус җөй белән тоташтырыла. «Казан җөе» – икенче төрле аны «читек җөе» дә диләр – бары тик татар халкына гына хас, башка бер генә халыкта да очрамаучы уникаль техника.

Бу рәвешле чигеп тегелгән иң борынгы читек-кәвешләр XIX гасыр башына карый. Әмма чигүле аяк киемнәре турындагы язмалар инде XVI–XVIII гасыр язуларында да очрый. Димәк, ул тагын да борынгырак.

Илдар Шәйхетдинов менә шушы борынгы һөнәрчелегебезне үзләштереп, кабат торгызып, башкаларга да өйрәтүче осталарның берсе инде. Остаханәсенең Казаныбызның иң борынгы урамнарының берсендә урнашуы да юкка гына түгел. «Казан ханлыгы яулап алынгач, татарлар Кабан күленең бу ягына күченә. Һөнәрчеләр мәчет тирәләрендә үзләренең остаханәләрен, мануфактура кибетләрен булдыра. Урамнар да шунда яшәүче һөнәр ияләренә бәйле атала башлый. Әйтик, әле бүген дә Казанда Күнче урамы атамасы сакланган. Бу тирәдә күнчеләр, читекчеләр яшәвенә ишарә ул, – дип, бераз тарихны яңарта оста. – Ул һөнәрчеләр мәчет-мәдрәсәләрне дә карап торган. Минем кабаттан шушы гадәтне торгызасым килә. Остаханәм шушы максатны да күздә тота. Мәдрәсәдә белем алучы балаларга, аларның әниләренә халык һөнәрчелеге буенча дәресләр бирәбез».

Күн мозаикасы серләренә, «Казан җөе»нә, читек тегү эшенә өйрәнергә теләүчеләр бүген дә бар. Башка шәһәрләрдән, күрше республикалардан киләләр, хәтта чит илләрдән дә кайталар. Үзе белгәнен башкаларга өйрәтү – Илдар абый өчен саваплы эш. Ул һәр сере белән уртаклашырга әзер. «Бу эшне бер генә укучым дәвам итсә дә, тырышлыгым әрәм түгел, – ди. – Ләкин күпләр бер башлап карый да, кул селти. Әйе, кул эше белән коммерция күп очракта янәшә яши алмый. Фәкать матди файда гына  күрергә омтылучылар өчен түгел бу кәсеп. Монда җаныңны салып эшләргә кирәк».

 

Беренче карашка бик катлаулы кебек тоелса да, читек тегәргә өйрәнүне артык кыен эш дими оста. Аның өчен иң минималь эш кораллары сорала. Илдар абый бер почмакта торган элеккеге кул машинасын өстәлгә куя. Хәтта менә шушы машинкада да тегеп була, диюе. Ә башка эш коралларын ул үзе ясаган. Алар һәркемнең буена, гәүдә торышына карап ясала. «Бер читекне чигеп чыгу өчен тәүлегенә 10–12 сәгать станок артында утырырга кирәк. Эш урыны җайлы булса, бу эш – ял гына», – ди оста. Бер читектә якынча 6 мең тирәсе атлам була. Илдар абыйның җөйгә карата да үз таләбе. Аның бер сантиметрына нәкъ биш атлам сыярга тиеш. Дүрт тә түгел, алты да түгел – бишәү генә. Моның да сере бар. Алты атлам булса, җөйнең рельефлыгы инде бүтән, төеннәр ап-ачык ярылып ятмый, күзне иркәләми, атламнар бер-берсенә керешеп киткәндәй тоела. Менә шуның өчен дә ул үзе белән бергә эшләүче осталардан биш атлам таләп итә. Бу аның үз теләге генә түгел, клиентларның да теләге. «Кул эше бик сыйфатлы булырга тиеш. Яхшы күннән тегелгән сыйфатлы аяк киеме хуҗасына озак хезмәт итә. Миңа илле ел элек тегелгән аяк киемнәрен дә алып килгәннәре бар. Ул күннең сыйфаты бөтенләй бүтән шул», – дип аңлата үзенең таләпчәнлеген.

Күн аяк киемнәре өчен мөгезле эре терлек тиресе кулланыла. Юфть дип атала

ул. Күпләр Гаяз Исхакыйның  «Кәҗүл читек» әсәрен хәтерли булыр. Кәҗә яки сарык тиресеннән ясалган үтә дә нәзек, йомшак күнне кәҗүл дип, әйтәләр. Оста бүгенге күннең химик состав белән эшкәртелүенә офтанып та куя. Сыйфаты кими, чыдамлыгы бетә, ди. Элеккеге чимал бары тик табигый матдәләр белән генә эшкәртелгән булган, шуңа да дистә еллар хуҗасына хезмәт иткән. Җепләрнең дә ефәген кулланганнар. Аларның төсләре дә уңмаган, сизрәмәгәннәр дә. Бүгенге осталар вискоза, полиэстер җепләр белән эш итә. «Казан җөе»ндә 10, 12, 14, 16 катлы  җеп кулланыла. Монда барысы да мөһим: төсләрнең ярашуы да, контрастлылык та, җепләрнең ничә катлы булуы, хәтта ничек бөтерелүе дә…

«Өч атламнан соң кул үзе өйрәнә аңа», –  дигән иде оста. Ай-һай! Шикләнүемне сизеп, Илдар абый станокны алдыма көйли. «Менә бу без гап-гади кадактан ясалган. Очындагы энәсе – тегү машинасыныкы. Озын улагы өскә карап торсын. Аны уң кулыңа тот. Сул кулга эш энәсе алына…» Беренче өч атламны ясаганчы тәмам каушап чыгам. «Булдырасың, булдырасың», – дип куәтли оста.

Остаханә киштәсендә әзер читек-кәвешләр, чүәкләр хуҗалары килеп алуны көтә. Игътибарымны башы өскә таба очланып торган башмаклар җәлеп итә. «Султанкалар» бу, – дип аңлата Илдар абый. – Төрки яугирләр уйлап чыгарган аяк киеме. Очлы башы ат белән идарә итү өчен кулай булган. Аның ярдәмендә өзәңгегә эләгеп, егылудан сакланып калганнар. Намаз уку өчен дә уңай ул.

Асты йомшак читекләрне бүлмә эчендә киеп йөрү җайлы. Урамга чыкканда аның өстеннән кәвеш киеп куела. Элеккеге татарлар шулай киенгән. Күн аяк киеме бик уңайлы бит ул – кышын аякны туңдырмый, җәен тирләтми. Читекнең тәбәнәк үкчәле булуы да сәламәтлек өчен файдалы. Үкчәнең 2,5 сантиметрдан артмавы умыртка баганасын, аяк буыннарын саклый. Бүген күпчелек хатын-кыз артык биек үкчәле аяк киеме киеп йөреп сәламәтлеген бетерә».

Читек тегүнең бер авырлыгы юк дисә дә, четерекле яклары бихисап, әлбәттә. Аякка ятып торсын өчен иң әүвәл аның өлгесе үк дөрес булырга тиеш.  «Кәвешләрне теккәндә уңайлы өлге әзерли алмый аптырадым. Ничек кенә тексәм дә, йөргәндә үкчәсе аяктан төшә иде, – ди оста. – Бер өлге белән башта берничә пар аяк киеме тегелеп, кешеләргә кияргә бирелә. Кайсы җире уңайсыз, кайсы җире кыра, кайда бушрак – бөтен кимчелекләре ачыклана. Икенче өлгедә бу кимчелекләр бетерелеп, тагын берничә пар тегелә. Кабат барлык җитешсезлекләр төзәтелә. Менә шуннан соң гына бу өлге куллануга әзер була».

Күбесенчә кара, аксыл, сөтле чәй, елга комы төсле читекләрне сорыйлар икән. Ул төсләр һәртөрле кием белән дә яраша. Бизәкләрне сайлаганда да зәвык кирәк. Читекче ул үзе рәссам, үзе модельер, үзе кисүче, үзе чигүче һәм тегүче дә.

…1883 елда Парижда татар читекләре алтын медаль белән бүләкләнә. Германия Милли музеенда чигелгән читек татарларның символы буларак куелган. Әйе, чигүле читек, «Казан җөе» – безнең бренд ул. Илдар Шәйхетдиновның хыялы – шушы брендны тагын да ныграк таныту, әлеге һөнәргә тагын да күбрәк кешене өйрәтү, чигүле читекләрне һәркемнең аягында күрү.

P. S. Остадан бер файдалы киңәш: чын күнне тану өчен, аны уң кул белән тотып карарга кирәк. Кул күнгә орынган мизгелдә уч төбенә җылы бөркелсә, бу – чын күн. Ясалма күннән кулга салкын бәрелеп тора.

Лилия Гәрәева
“Сөембикә” журналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*