tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире: Газетаның киләчәге бар әле
«Яңарыш» газетасы баш мөхәррире: Газетаның киләчәге бар әле

«Яңарыш» газетасы баш мөхәррире: Газетаның киләчәге бар әле

Татар газеталарының киләчәге бүгенге көн белән генә туктамый, чөнки татар телендәге басма матбугатка ихтыяҗ бар. Бу турыда Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова сөйләде.

«Әлбәттә, заман үзгәргән саен таләпләр дә үзгәрә. Ләкин барыбер 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен газетаны башыннан ахырына кадәр бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып чыгу, аны көтеп алу, исен иснәү ләззәт бирә. Газетаның киләчәге бүгенге көн белән генә туктамый әле, аның киләчәге бар. Чөнки бүген газетага ихтыяҗ бар», — диде ул.

Рәмзия Габбасова әйтүенчә, яшь буын вәкилләре мәгълүматны күбесенчә интернеттан укый. Ләкин интернет битләрендә газетада булган барлык материал да урын алмый. Сайтларга кыска өзекләр генә куела.

«Бөтен кеше дә интернетта ике-өч җөмлә укып кына канәгатьләнми, мәсәлән, бездә күп кеше әдәби битләрне, проза, хикәяләр, шигырьләрне яратып укый. Менә шуларны укыр өчен генә дә газетага язылалар», — дип өстәде «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*