tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узды
Казанда «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узды

Казанда «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узды

Казанның “Крылья Советов” паркындә Бөек Ватан сугышы, республика турындагы җырлар тынмады. Сәбәбе – биредә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” VI Республика фестивале лауреатларының гала-концерты узды.

Беренче тапкыр фестиваль яңа форматта узды. Аны “ВКонтакте” социаль челтәрендәге Татарстан Республикасының рәсми битендә онлайн карарга мөмкин иде.

Төшерү төркеме республика районнарына барып үзешчәннәр белән очрашкан, аларның чыгышларын яздырган: 46 сәгатькә якын концерт килеп чыккан. Аннары жюри әгъзалары катнашучылар арасында иң осталарын сайлап алган. Фестиваль үткәрелә генә башлаган елларда анда 3 меңләп кеше сәләтен күрсәтсә, бүген “Балкыш” 20 меңнән артык кешене берләштерә.

Быелгы концерт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75, ТАССР оешуның 100 еллыгына, Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүгә багышланган иде. Концерт оста гармунчылар, бючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары чыгышлары белән үрелеп барды, сугыш турындагы җырларны ике телдә башкардылар. Бөек Ватан сугышында катнашып яу кырында ятып калган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева исә, фестивальдә катнашучыларга Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хатын укыды. “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган “Өлкән буын” программасын үтәүдә “Балкыш” фестиваленең роле зур. Алар яшь буынны гореф-гадәтләр белән таныштыра, барысына да иминлек телим”, – диелгән котлау хатында.

Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестивальнең оештыру комитеты рәисе дә булып тора. Ул барысын да онлайн форматта сәламләде.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева исә “Балкыш”ны республикабыз имиджын тудыручы фестивальләрнең берсе дип атады. “Пандемия тормышны үзгәртте, талантлы булу, иҗатны сөю тормыш иткәндә, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләгәндә дә ярдәм итә. Шундый авыр вакытта да иҗатны, мәдәниятне саклап кала алуыбызга сөенәм. Җыр белән яши белгәнегезгә рәхмәт”, – диде Зилә Вәлиева.

Эльвира Мозаффарова
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*