tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәкләрне җилкендереп сайрасын гармун!
Йөрәкләрне җилкендереп сайрасын гармун!

Йөрәкләрне җилкендереп сайрасын гармун!

«Нур» клубының «Уйна, гармун!» халык бәйрәме» проекты Президент грантлары фонды конкурсы җиңүчесе булды.

Төрекмән авылында уздырылучы «Уйна, гармун!» бәйрәменең ике дистә елга якын тарихы бар. Шунысы куанычлы, бәйрәмдә катнашучылар саны елдан-ел арта, аның географиясе дә киңәя. Хәзер «Уйна, гармун!», безнең шәһәр гармунчыларыннан тыш, күрше төбәкләрдән дә талантларны җыя.

«Гармунга безнең клубта аерым мөнәсәбәт. Аның аша яңгыраган туган ягыбызның көйләре беркемне дә битараф калдырмый. Гармун моңнары үзенә буйсындырып, сихри дөньяга алып кереп китә, тормыш ваклыкларын, көндәлек мәшәкатьләрне оныттыра, күңелле бәйрәм мохите тудыра, — ди «Нур» клубы мөдире Раушания Фәезова. — Гармунның тагын бер үзенчәлеге бар — ул кешеләрне берләштерә. Бездә дә нәкъ шулай килеп чыкты. Кайчандыр клубыбызда берничә авыл гармунчылары гына чыгыш ясый иде. Аннары аларга шәһәр гармунчылары өстәлде. Шуннан соң барысын да җыеп, зурлап «Гармун бәйрәме» үткәрергә булдык. Аңа нигез салучылар дип, Венер Фәезов («Дуслык» гармунчылар ансамбленең җитәкчесе),  Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Хөснуллин (1923-2007), Владислав Әлбаев, Фәһим Чанышевны атарга була.

Гармунчыларыбыз авылда үткән чараларда катнашудан тыш, шәһәр, республика дәрәҗәсендә оештырылган фестиваль-бәйгеләрдә дә чыгыш ясый. Республика Курай бәйрәме, «Мин яратам сине, тормыш!» өлкән буын иҗаты шәһәр фестивале, «Уйна һәм җырла, гармуным!» шәһәр гармунчылар фестивалендә аларның чыгышларын бик җылы каршы алалар. 2019 елда Яңавылда узган Ф. Иксанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме» республика бәйрәмендә катнашкан гармунчыларыбыз Венер Фәезов, Тәлгать Таймасов, Зәйтүн Мөхәммәтҗанов, Факил Заһретдинов, Вәсил Закиров һәм Рәзил Фәррахетдинов «Башкару гореф-гадәтләрен саклау өчен» дипломы белән бүләкләнде».

Раушания Мирзанур кызы сүзләренчә, «Уйна, гармун!» бәйрәме гел «Нур» клубында үткәрелеп килгән. Узган көзне ул, клуб кысаларыннан чыгып, урам бәйрәме рәвешендә оештырылган. «Бу көнне гармунчылар һәм иҗат коллективлары төркемнәре авыл урамнарыннан җырлап узды. Урам бәйрәменә җыелган авылдашлар, кунаклар җыр-биюле тамашаларга кушылып, күңел ачты. Хәйретдин урамында кайнар самавыр янында табын оештырылды. Һәркем милли камыр ашларыннан, башка нигъмәтләрдән авыз итә алды. Соңыннан һәр төркем бер агымга кушылып, гармун моңнары астында «Нур» клубына юлланды. Бәйрәм халык белән шыгрым тулы залда оештырылган матур концерт белән тәмамланды», — ди ул.

Быел көз «Уйна, гармун!» бәйрәме тагын да күләмлерәк итеп оештырылачак. Проектта республиканың район һәм шәһәрләреннән гармунчылар коллективлары катнашуы көтелә.

Чара милли киемдәге гармунчыларның шәһәр урамнары буйлап җыр-биюле йөрешеннән башланачак. Алар бәйрәмгә бара алмаган күренекле шәһәрдәшләрнең яшәгән урынында тукталып үтәчәк.

«Уйна, гармун!»ның төп өлеше Октябрьскийның ял паркында узачак. Анда татар милли хуҗалыклары бизәләчәк, халык кәсепләре һәм һөнәрләре осталарының күргәзмәләре оештырылачак. Бәйрәм киң халык катнашлыгында күңел ачулар, төрле уеннар һәм ярышлар, җырлар, такмаклар, биюләр белән үрелеп барачак. Чара гармунчылар, үзешчән һәм һөнәри артистлар концерты белән тәмамланачак.

Моннан тыш, тәҗрибә белән уртаклашу һәм катнашучыларның осталыгын арттыру максатында халык музыка уен коралларында уйнау буенча осталык дәресләре дә оештырылачак.

Әлбәттә, бәйрәмнең төп символы гармун булачак. Татарларда бит элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Тыныч тормышта да, яу яланында да халык аңардан аерылмаган. «Уйна, гармун!» бәйрәме кысаларында да нәкъ менә гармун буыннарны, халыкларны берләштерү билгесе булачак.

«Нур» клубы проектының төп максаты — халык гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгыту, халык сәнгатен яратучылар арасында талантлы музыкантларны ачыклау, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итү. Ул бәйрәмгә килүчеләрнең музыка белемнәрен үстерүне һәм милли рухны ныгытуны да күзаллый. Чарада төрле милләт вәкилләре катнашачак, шул рәвешле гармун бәйрәме милләтара аралашу, дуслык мәйданчыгына әвереләчәк. Шулай ук проект кысаларында милли гореф-гадәтләрне, гомумән, халык музыка сәнгатен саклауга юнәлтелгән флешмоб узачак.

Гасырлар дәвамында халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр чакларда күңелен күтәргән, шатландырган һәм юаткан гармун бүген дә тормышта үз әһәмиятен югалтмавы куанычлы. Халкыбызның гореф-гадәтләрен тергезеп, милләттәшләрне берләштерүче чаралар оештыручы якташларга чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә.

tugan-yak.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*