tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак
Казанда  бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак

Казанда бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак

11 августта Корбан гаете уңаеннан Казанның “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм вәгазе укылачак – ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барылачак. Олуг бәйрәм уңаеннан чаралар мәчеттә иртәнге 3:15-тә Коръән уку белән башланып китәчәк, аннан соң дога кылына. 4:00-дә бәйрәм вәгазе була, 4:30-да – гает намазы.

Бәйрәм намазыннан соң, ир-атлар корбан чалу өчен Левченко бистәсенә юл тотачак. Биредә корбанлыкны сайлаудан тыш, корбан чалу, итне эшкәртү һәм бүлү хезмәтләре дә тәкъдим ителә.

Шунысы игътибарга лаек: бу көнне «Ярдәм» фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм шул исемдәге мәчет янында өстәлләр куелачак, һәркем корбан итеннән әзерләнгән шурпа белән сыйлана алачак. Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманнар, традиция буенча, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарына карата мәрхәмәт күрсәтергә тиеш. Өч көн дәвамында билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәм шатлыгын, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем уртаклаша ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*