tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узачак
Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узачак

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узачак

6-8 нче декабрь көннәрендә үтәчәк җыенда Россиянең 20 төбәгеннән 50 ләп каләм иясе катнашыр дип көтелә. “Бүген татар журналистларын ниләр борчый? Бергә җыелып, түгәрәк өстәл янында без шул хакта фикер алышырга телибез,” – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи. Форумда катнашырга татар дөньясындагы иң актив каләм ияләрен җыю күздә тотыла.

 Без узган ел да очраштык. Һәрвакыт элемтәдә булырга, аралашып торырга сүз куештык. тик журналистлар арасында үз төбәкләренә кайтып киткәннән соң, шундагы татар тормышы хакында ел дәвамында бер хәбәр дә юлламаган хезмәттәшләребез булды. Кайберләре безнең белән даими эшчәнлек алып барды. Форумга нәкъ менә шундый актив журналистлар чакырылды да, диде Гөлназ Шәйхи.

Форум ике көн дәвам итәчәк. Беренче көн Казанда уза. Биредә түгәрәк өстәл янында фикер алышулар каралган. Көннең икенче яртысында “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак.

Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын” рестораннар челтәре белән берлектә, “Татар табыны” конкурсын уздырган иде. Форум кысаларында әлеге конкурсның җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

Җыенның икенче көнендә журналистлар Ульяновск шәһәренә юл тота. Биредә алар өчен шулай ук кызыклы программа әзерләнә. Татар мәдәният Үзәге эшчәнлеге белән танышу, Сембер-Ульяновск татарлары музеен карау, Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И.Морозов белән очрашу, өлкәнең “Халыклар дуслыгы” медальле “Өмет” газетасы редакциясенә бару, “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы эшчәнлеге белән танышу планлаштырыла.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*