tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Идел-йорт” XVII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсына йомгак ясала
Казанда “Идел-йорт” XVII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсына йомгак ясала

Казанда “Идел-йорт” XVII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсына йомгак ясала

Бүген Казанда “Идел-йорт” XVII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсына йомгак ясала. Тантана Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры театры сәхнәсендә узачак.

Ел башыннан конкурсның өч туры үткәрелде, аларда 600ләп кеше катнашты. Алар арасында пенсионерлар, эшмәкәрләр, укучылар, студентлар, укытучылар, клуб һәм китапханә, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре бар.

8 зонада узган икенче тур һәм ахыргы этап спектакльләрен Казанда 26 меңнән артык тамашачы караган.

Фестиваль-конкурсның беренче туры республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләрендә 2017 елның гыйнвар-март айларында узды. Жюри әгъзалары Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Удмуртия Республикалары халык театрлары һәм театр коллектвларының 100дән артык спектаклен бәяләде.

Март-май айларында Түбән кама, Минзәлә, бөгелмә, Әлмәт, буа, әтнә муниципаль районнары, Чаллы, Казан шәһәрләрендә фестиваль-конкурсның икенче туры үтте. Анда 42, шул исәптән Удмуртия һәм Ульяновск коллективлары катнашты.

8-21 ноябрь көннәрендә Казанда конкурсның ахыргы туры узды. Актаныш, Әгерҗе, Арча, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Баулы, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Сарман, Чирмешән, Чистай муниципаль районнары, шулай ук Казан, Ижевск һәм Ульяновск шәһәрләре артистлары үз осталыгын күрсәтте.

Искәртеп узабыз: Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы 2008 елдан башлап Татарстан Ресрубликасы Мәдәният министрлыгының Төп чаралар планы нигезендә үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*