tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак

7-8 нче декабрьдә Татарстан башкаласына илнең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 40 лап команда вәкилләре киләчәк.

Чемпионатның башлангыч ярышлары 7 нче декабрьгә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусы спорт залында планлаштырылган, ә финал ярышларын 8 нче декабрьдә «Ак Барс» Көрәш сараенда карарга мөмкин булачак.

Ярышларны ачу тантанасы 8 нче декабрь көнне 12:30 сәгатьтә икенче мәйданчыкта узачак. Тамашачыларны утлы тамаша, көрәш буенча күрсәтмә чыгышлар, шулай ук театр һәм кино актеры Антон Богданов үткәрәчәк смартфоннар уйнату көтә. Ярышлар 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг һәм 130 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узачак.

Татарстан данын республика чемпионатында элек үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаган 10 кешедән торган җыелма команда яклаячак. Алар арасында Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Динар Кәримуллин, Рамил Синякаев, Ренас Кәлимуллин, Нәфис Галиев, Илмир Төхвәтуллин, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин.

Моннан тыш, һәр авырлык категориясендә беренче өч урынны яулаган 40 спортчы спорт мастеры исеменә лаек булачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*