enrutat
Баш бит / Казанда мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичев музее эшли башлады
Казанда мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичев музее эшли башлады

Казанда мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичев музее эшли башлады

Казанның Совет районындагы 174 нче мәктәбендә татар опера җырчысы Хәйдәр Бигичев музее эшли башлады. Әлеге белем йортындагы опера театры стилендә эшләнгән бу музей заманыбызның мәшһүр иҗатчысына багышланган бердәнбер музей булды. Шулай ук ул музыка-җыр сәнгатенең данлыклы чорларын да гәүдәләндерә.

Музей 174 нче мәктәп җитәкчелеге, аерым алганда, директор Гүзәл Мифтахова һәм Хәйдәр Бигичевның җәмәгате, иҗатташы Зөһрә ханым Сәхәбиева тырышлыгы белән булдырылган. Совет районы хакимияте хәбәр иткәнчә, музей булдыру тарихы әлеге мәктәп тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Башкаланың Хәйдәр Бигичев урамындагы 26 нчы йортта 2002 елда ачылган мәктәп башта җырчы Х.Бигичевның шәхси әйберләреннән торган һәм аның турында хәтер саклаган ядкарьләрдән гыйбарәт булган җыйнак кына экспозициясен туплаган, шушы экспозиция белән республика конкурсында катнашып, 2 нче урын яулый алган. Биредә шуны да әйтергә кирәк: күп кенә экспонатларны – сәхнә костюмнарын, шәхси әйберләрен, җырчы башкаруындагы җырлар яздырылган пластинкалар, дисклар, гаилә архивындагы фотографияләрне Зөһрә ханым Бигичева үзе тапшырган, газета-журналларда басылган язмалар, да биредә урын алган. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичев рухы турында хәтер саклаган музейдагы фотопаннолар актер һәм җырчының төрле образлардагы халәт мизгелләрен бүгенге көнгә, киләчәк буыннарга җиткерә. Мәдәният елында ачылып, Татарстан башкаласының туристлык маршрутына кертү күздә тотылган Х.Бигичев музеенда алга таба төрле кичәләр үткәрү ниятләнә.

Белешмә өчен. Хәйдәр Бигичев (Хәйдәр Әббәс улы Бегичев) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкаручы буларак классик җыр сәнгате тарихына кергән иҗатчы.

Хәйдәр Бигичев 1949 елның 14 июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Аннары, башка авылдашлары шикелле, Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алына.

Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»-та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наемщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.

Х.Бигичев 1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән.

«Татар-информ» МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*