tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын егетнең сүзе белән эше бер
Чын егетнең сүзе белән эше бер

Чын егетнең сүзе белән эше бер

Киез итек киеп чаңгы тагып тиз-тиз юлга чыгасы урынга чабата бавы бәйләп җебеп-җебеп утырган Кыш Галиҗанәпләре декабрь ахырына да килеп җитмәсә, Шөн ягы халкы дәррәү кубып аны эзләп чыгар иде. Чын, чын, чөнки бу якта яшәүче яше-картның иң яраткан уены булган хоккей сезонын ачып җибәрә алмый интектеләр.

шуни хоккей балалар бара 2Ниһаять, шыгырдап торган ук булмаса да, салкын көннәр килеп җитте һәм 27 декабрь көнендә Урта Шөн авылы хоккей мәйданында спорт бәйрәме хоккей уены белән башланып китте. Тимер аяк кигән, кулларына кәшәкә тоткан ир-егетләр җилдән тизрәк хәрәкәт итеп шайба куып шугалакта бер-берсен узыша башлады. “Шөн барслары”, район үзәге хоккейчылары “Электрон” командасы һәм Кукмара районыннан килгән хоккейчылар илебез исемен хоккей уены аша бөтен дөньяга таныткан СССРның легендар тренеры Виктор Тихонов истәлегенә багышланган турнир белән сезонны ачып җибәрделәр.

Ачу тантанасына зур бүләкләр белән килгән Вятка Аланы җаваплылыгы чикле “Молот армз” оешмасы директоры Равил Рамил улы Нургалеев аеруча зур шатлык өстәде.

шуни хоккей поздравления– Равил Рамилевич белән мин әле бер генә ел таныш, – диде Шөн ягы командасы тренеры Разил әфәнде Нурмөхәммәтов. – Өлкә кануннар чыгару җыелышына депутатлыкка кандидат булып йөргәндә таныштык. Ул, кечкенәләребез өчен форма юклыгын белгәч, үзем алып бирермен дигән иде. Депутатлыкка икенче берәү сайланды, әмма чын егет кеше буларак әйткән сүзеннән кайтмады. Команда уен формасына өстәп капкачы өчен тулы комплект та бүләк итте. Сүзе белән эше бер диләр мондый ирләр турында. Рәхмәт!

Равил әфәндегә Татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*