tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре Мәүлид ае уңаеннан промо-акция үткәрде
Казанда мөселман яшьләре Мәүлид ае уңаеннан промо-акция үткәрде

Казанда мөселман яшьләре Мәүлид ае уңаеннан промо-акция үткәрде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 9нчы көнендә (26нчы октябрьдә), сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән ае – Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрелде. Акция барышында башкалабызның мөселман яшьләре Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең саубуллашу хаҗындагы хотбәсе язылган буклетлар өләште. Әлеге листовкада хөтбә татар һәм рус телләрендә бирелгән. Ул нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылып чыкты.

Чара истәлекле урыннар – Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында, Кабан күленең яңа төзекләндерелгән яр буе зонасында узды. Волонтерлар беррәттән халыкка Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айның мәгънәсен аңлатты, яхшылык һәм игелек кылырга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга чакырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте промо-акцияне киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен үстерү, яшьләрдә рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм милли-дини мираска кызыксыну уяту ниятеннән, шулай ук казанлыларның һәм шәһәребез кунакларының Мәүлид аеның әһәмиятенә, традицияләренә һәм ислам дине нәсыйхәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*