tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәлләр җырларлык түгел. Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте
Хәлләр җырларлык түгел. Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте

Хәлләр җырларлык түгел. Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең Instagram-аккаунтында үз сәламәтлеге аркасында әлегә иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмавы турында язган.

«Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел», – дип язган җырчы.

«Ул авырып киткән иде, хәзер хәле яхшыруга таба бара», – диде «Татар-информ» агентлыгының әңгәмәдәше һәм быел Салават Фәтхетдиновның концертлары көтелмәвен әйтте.

Җырчының Instagram-аккаунтына язылучылар аның тизрәк терелүен теләгән.

«Салават Зәкиевич, Екатеринбургтан сезгә һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек телибез», – дип язган җырчының иҗатын яратучылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*