tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар галиме Ибраһим Хәлфингә багышланган XV республикакүләм конференция уза
Казанда татар галиме Ибраһим Хәлфингә багышланган XV республикакүләм конференция уза

Казанда татар галиме Ибраһим Хәлфингә багышланган XV республикакүләм конференция уза

Күренекле мәгърифәтче-галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган Казан федераль университеты базасында оештырыла торган XV республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул 25 гыйнварда Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 14 гимназиядә үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

«Татар теле фән теленә әйләнсен дигән максат куйдым. Шуның өчен Ибраһим Хәлфин конференциясе кысаларында төрле мәйданчыклар төзим. Балалар татар, рус һәм инглиз телләрендә чыгыш ясаячак. Конференциядә рус һәм татар филологиясе мәсьәләләре, Ватан һәм төбәк тарихы, математика, физика, информатика, биология, химия, дөнья әдәбиятлары, дин тарихы кебек темаларга чыгышлар көтелә», — диде ул.

Дөнья цивилизациясе кысаларында милли мәдәният дигән секция дә кертелгән. «Быел ул татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышлана. Республикада аның юбилеена бәйле чаралар узды, бердәнбер концерты булды. Бик күп китаплары чыкты. Әмма татар теле укытучылары программаларсыз калды: алар Әмирхан аганың бөеклеген ничек итеп дәрестә күрсәтергә кирәк икән, дип еш мөрәҗәгать итә», — ди ул.

Миләүшә Хәбетдинова икенче ел дәвамында буктрейлерлар белән эшләвен әйтте. «Балалар телефонга төшерергә, видеороликлар ясарга ярата. Аларны мәдәнияткә якынайтыр өчен, мин Әмирхан Еникинең әсәрләре турында ирекле сәнгать формасында кыска видеороликлар төшерүне оештырдым. Менә мондый эш аркылы һәр кеше үзенең милләтен танытуда үз өлешен кертә ала», — диде ул.

Галимә презентация һәм доклад формаларында чыгыш ясау укучыларны һәм укытучыларны нык ардырта дигән фикердә. «Ул инде иске форма, аның кызыгы юк. Шуңа күрә без Әмирхан Еникигә багышланган интерактив экскурсия кертеп җибәрдек. Балаларның рухи ягын ачарга телим. Бу форма мәктәптә инде югалды, кулланылмады. Моннан тыш, мәктәпкә Әмирхан Еникинең туганнары да чыгыш ясаячак», — диде ул.

«Бездә үз мәдәниятебездән бераз чиркану бара. Шуңа да балалар белән дәрестән тыш очрашуга төрек милләтеннән булган тәрҗемәче Фатих Кутлуны чакырдым. Ул Төркиядә Әмирхан Еникинең иҗатын төрек укучылары ничек кабул иткәннәре хакында сөйләячәк. Балаларның карашы — чит мәдәнияттә. Мин аны кире үзебезнең якка борасым килә. Дөнья вәкилләре татар әдәбиятына ничек карый, кебек сорауга җавап табылачак», — ди галимә.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*