tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызчыгы-2019”, “Татар малае-2019” исеменә кемнәр лаек?
Казанда “Татар кызчыгы-2019”, “Татар малае-2019” исеменә кемнәр лаек?

Казанда “Татар кызчыгы-2019”, “Татар малае-2019” исеменә кемнәр лаек?

Бүген Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театры бинасында “Татар кызчыгы-2019”, “Татар малае-2019” конкурсының финалы узды. Башкаладагы балалар бакчаларында тәрбияләнүче 8 малай һәм 8 кыз дәрәҗәле исем өчен көч сынашты.

Балаларга үз осталыкларын милли уеннар аша күрсәтергә туры килде. “Йөзек салыш”, “Йомгак чорнау”, “Чыбыркы” кебек уеннарда катнаштылар.Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, такмаклар әйттеләр. Залда аларны  II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килүче гүзәл затлар тамаша кылды. Балаларның һәр чыгышын алкышларга күмделәр.

Ике сәгатькә сузылган финалның йомгаклау өлеше дә күңелле узды һәм сюрпризларга бай иде. Жюри катнашучы 16 баланы да җиңүче дип игълан итә. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров котлый һәм малайларга да, кызларга да дипломнар тапшырыла. Балаларга велосипедлар да бүләк иттеләр. Мондый сюрпризны алар аеруча шатланып кабул итте.

Моннан тыш, балаларның бер төркеменә Шаян ТВ дагы тапшыруларда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Калганнарына “Ялкын”, “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар” журналларына ярты елга язылу бүләк ителә. Конкурста катнашучылар турында әлеге басмаларда мәкаләләр дә язып чыгачаклар.

Иң көтелгән мизгел – Гран-при ияләре. “Татар малае -2019” исеменә Казан шәһәренең 54 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче Аслан Миргаязов лаек. Ә “Татар кызчыгы-2019” исеме Диләрә Дәүлиевага бирелде. Ул 261 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнә.

Белешмә өчен: “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсы Казанда икенче ел уздырыла. Быел сайлап алу турлары февраль аенда башланган иде. Барлыгы 150 бала катнашты. Ярым финалга 38 малай һәм кызны сайлап алалар. Финалга 16 сы чыкты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*