tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар морзаларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган утырыш үткәрергә җыеналар
Казанда татар морзаларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган утырыш үткәрергә җыеналар

Казанда татар морзаларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган утырыш үткәрергә җыеналар

Татарстан башкаласында татар морзалары борчыган мәсьәләрен уртага салып, түгәрәк өстәл артында сөйләшергә җыеналар. Бу хакта “Башкорстан Республикасының Татар морзалары мәҗлесе” оешуга 25 тулу уңаенан уздырылган  Татар морзалары җыенында билгеле булды.

“Татар морзаларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага үтәчәк конференция моннан 7 ел элек узган. Быел исә, морзалар тормышына багышланган түгәрәк өстәлне оештыруда  Республикасының Татар морзалары мәҗлесе белән берлектә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе дә катнашыр дип көтелә.

Белешмә өчен: Татарстанда 34 морзалар нәселеннән 360 кеше исәпләнә. Моннан 25 ел элек Башкортстанда беренчеләрдән булып Татарстан морзалары мәҗлесе оеша. “Татарстан Республикасының Морзалар мәҗлесе” ун ел эшләп килә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән шәһәрләрендә, Мордовия өлкәләрендә оешкан морзалар мәҗлесләренә чит төбәкләр һәм чит илләрдән дә вәкилләр бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*