Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Федераль Сабан туена әзерлек дәрәҗәсен бәяләде
Васил Шәйхразиев Федераль Сабан туена әзерлек дәрәҗәсен бәяләде

Васил Шәйхразиев Федераль Сабан туена әзерлек дәрәҗәсен бәяләде

Чебоксар шәһәре XVIII Федерального Сабан туен үткәрүгә тулысынча диярлек әзер. Мәгълүм булганча, Чувашия Республикасы башкаласында илкүләм дәрәҗәдәге милли бәйрәм 7 июль көнне узачак. Бүген бу масштаблы чарага әзерлек дәрәҗәсен эшче төркем киңәшмәсендә катнашкан Татарстан премьер-министры  урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та бәяләде. Оештыру комитеты әгъзаларының сөйләшүе чара уздырылачак урында – Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданында үтте.

Эшче төркем киңәшмәсендә шулай ук Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Чуваш Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Оештыру комитеты мәйданчыкларны карап чыкты, инфраструктураны, илнең 41 төбәгеннән 500дән артык делегатны кабул итүгә әзерлекне бәяләде, бәйрәмнең эчтәлеге турында сөйләште.

Сабантуй узачак мәйданда киңәшмә узганнан соң В.Г. Шәйхразиев Чувашия башлыгы М.В. Игнатьев һәм Чувашия Министрлар Кабинеты рәисе И.Б. Моторин белән очрашты, Сабантуйга әзерлек мәсьәләләре каралды. 6 июль – Чувашия дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталары концертын уздыру, 7 июль – XVIII Федераль Сабантуен уздыру буенча күрсәтмәләр бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*