tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар
Казанда Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар

Казанда Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар. Артист белән хушлашу чарасына аның туганнары, коллегалары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, иҗатын хөрмәт иткән тамашачылар килгән иде.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республика хөкүмәте һәм мәдәният министры исеменнән Равил Харисовның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. «Татарстан Республикасының мәдәнияте, җыр сәнгате гаять зур югалту кичерә. Равил Харисов гомеренең 46 елын сәхнәгә багышлады, 15 ел дәвамында Мәскәүнең иң танылган җырчылары белән янәшә хезмәт итте. Равил абыйның җыр сәнгатенә керткән өлеше безнең хәтерләрдә мәңге калыр», — диде ул.

Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Равил Харисовның үрнәк кеше, чын профессионал булуы турында сөйләде. «Ул салкын биналарда да чыгыш ясый иде. Яшь артистлар һәрвакыт аның аның белән киңәшләшеп тора иде», — диде ул.

Казан филармониясе режиссеры Халисә Исмәгыйлева Равил Харисовның эшчәнлеген, аның әти-әнисен искә алды. «Татар халкы һәм татар эстрадасы зур югалту кичерә. Равил Харисов Камал театры артистлары белән бергә сәхнә түрендә, сәхнә артында, грим бүлмәләрендә үсте, шуңадыр ул гомере буе сәхнәгә тугры булып калды. Ул алыштыргысыз артистыбыз иде», — дип искә алды Халисә Исмәгыйлева.

Казан филармониясе артисты Гөлшат Имамиева Равил Харисов белән бергә 20 елдан артык эшләгәнен әйтеп үтте. «Бүген без затлы татар кешесен мәңгелеккә озатабыз. Равил абый бик зәвыклы, көр тавышлы, сабый күңелле, йомшак кеше иде. Ул үзенең эшенә бик җаваплы карады, татар сәнгатенә яңа аранжировкалар белән килеп керде, без аңа соклана идек», — дип сөйләде ул.

Казан филармониясе артисты Рөстәм Асаев Равил Харисовның гомеренең соңгы минутына кадәр халкына хезмәт итүе турында әйтте. «Равил абый зур сәхнәләрдә иҗат итте. Безнең белән беррәттән, яшьләрчә шаяра, көлә иде», — диде.

«Бүген без Татар халкының бөек шәхесен соңгы юлга озатабыз. Мин аның әти-әнисе белән үстем, ә ул үзе Мәскәүдә иде. Равил абый филармониянең кояшы булып балкыды. Сары, зәңгәр, кызгылт костюмнары белән күз алдыбызда матур булып калачак. Ул ешрак концертларның азагында чыгыш ясый иде, чөнки халык аны күтәреп ала иде. Равил абый яшьләргә үрнәк булып яшәде», — дип сөйләде «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова

Татарстанның халык артисты Равил Харисовны Курган зиратына җирләнде.

Татар-информ
Фото Матбугат.ру сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*