tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөмбә үстерүче егетләр: «Эшебезне 20 кг шампиньон үстерүдән башлаган идек, хәзер 700-800 кг гөмбә жыябыз»
Гөмбә үстерүче егетләр: «Эшебезне 20 кг шампиньон үстерүдән башлаган идек, хәзер 700-800 кг гөмбә жыябыз»

Гөмбә үстерүче егетләр: «Эшебезне 20 кг шампиньон үстерүдән башлаган идек, хәзер 700-800 кг гөмбә жыябыз»

Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән гөмбә авыл хуҗалыгы продукциясе статусын алды. Бу карар 11 ноябрьдә чыкты. Татарстанда әлеге төр бизнес белән Аксубай районыннан Анатолий Самаренкин шөгыльләнә.

Бер тәүлек эчендә фермер 800 килограмм уңыш җыеп ала. Ай саен уңыш күләме 10 тоннага кадәр җитә.
Узган ел Россиядә рекордлы күләмдә гөмбә үстерелгән – 48 мең тонна. Бу 2018 ел белән чагыштырганда, 1,9 тапкырга күбрәк. Соңгы 5 ел эчендә күрсәткечләр 5,5 тапкырга арткан.

Эре фермерлардан тыш, республикада гөмбә үстерү белән шөгыльләнүче гади кешеләр дә бар. Мәсәлән, Питрәч районында яшәүче ике дус Айрат Габдуллин һәм Салават Сабирҗановлар. Егетләр шампиньон сату эше белән һич уйламаганда мавыга башлый. Ике ел элек башта үзләре өчен генә үстереп карыйлар. Аннан соң дус-иш, туган-тумача, күрше-күлән дә сорый башлый.
– Менә шулай кызык өчен генә башланган эшебезне киңәйтергә туры килде, – дип елмая Айрат. – Эшебезне 20 кг шампиньон үстерүдән башлаган идек. Хәзерге көндә 2 тонналы компостан ай саен 700-800 кг гөмбә жыябыз. Күптән түгел генә яңа технология буенча үстерә башладык. Гөмбә 21 көндә үсә.

Соңгы вакытта егетләрнең клиентлары тагын да арткан. Халык, бер-берсеннән ишетеп, яратып ала, диләр.
– Без гөмбәне кешеләргә җыю белән үк китереп бирәбез. Алар чиста, яхшы була. Кибетнекеннән аерылып тора. Химиясез үстергәнлектән, рәхәтләнеп, курыкмыйча тәкъдим итәбез, – ди алар.
Белеп тор!
Шампиньон гөмбәсендә селен күп. Ул яман шешкә каршы көрәшүдә, иммунитетны күтәрүдә зур роль уйный. Моннан тыш, әлеге төр гөмбә холестерин дәрәҗәсен һәм кан басымын нормальләштерә, сөякләр, тән тиресе һәм чәчләр сәламәтлеге өчен дә кирәк. Шулай ук аңарда Д витамины күп һәм шампиньон тимерне үзләштерергә ярдәм итә.

Зөһрә Садыйкова
Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*