tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында булачак
Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында булачак

Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында булачак

Язучы Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак. Бу хакта язучы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Китап март аенда басылып чыгар дип уйлыйм. Эшче исеме — „Эшелон на Самарканд“. Әлегә шуны гына әйтә алам», — дип язган ул.

«Бу китап балаларын Идел буендагы ачлыктан коткару турында. Вакыйга 1923 елда  “Дзержинский поездларының” берсендә бара. Ачлыктан интеккән балаларны туграк регионнарга илткән эшелоннар шулай аталган. Сүз алты атнага сузылган юлга чыккан эшелон турында», — дигән Гүзәл Яхина роман турында биргән интервьюсында.

Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*