tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Тукай урыннарыннан» дип аталган экскурсия маршруты эшли башлаячак
Казанда «Тукай урыннарыннан» дип аталган экскурсия маршруты эшли башлаячак

Казанда «Тукай урыннарыннан» дип аталган экскурсия маршруты эшли башлаячак

Г.Тукайның Казандагы әдәби музее Татарстанда «Тукай урыннарыннан» дип аталаган яңа экскурсия маршрутын булдыра. Экскурсия программасына Әтнә районының туган якны өйрәнү музеен, Тукаевлар гаиләсенең музей-йортын (Кушлавыч авылы), Яңа Кырлай авылында урнашкан Г. Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексын, Сәгъди агай йортын карауны кертәләр.

8 сәгатьлек автобус экскурсиясе маршруты Иске Татар бистәсендә урнашкан Юнысов мәйданыннан башлана. Үз вакытында шушы урында татар халкы бөек шагыйрь белән хушлашкан. Алга таба автобус, шәһәр үзәге аша, Г. Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы булган урыннардан уза.

Экскурсиянең киләсе тукталышы − Әтнә районының туган якны өйрәнү музее. Анда көнкүреш җиһазлары, эш кораллары тупланган. Бу музей узган гасыр интерьеры буенча ясалган.

Шуннан соң экскурсия Тукаевлар гаиләсенең музей-йортына дәвам иттерелә. Әлеге музей зур булмаган Кушлавыч авылында, шагыйрьнең әтисенең төзекләндерелгән утарында урнашкан. Монда шагыйрь туган һәм бик аз вакыт яшәп калган. Авылда, шулай ук, Тукайның әтисенең кабере дә сакланган.

Туристларның Г. Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында йөрү мөмкинлеге дә бар. Музейның беренче залы Г. Тукайның балачагына багышланган, икенче зал-шагыйрь тормышының урал, өченчесе Казан чорын чагылдыра, ә дүртенче залда кинозал урнашкан.

Экспонатлар арасында, Г. Тукайның исән вакытында чыгарган китабы, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләре, «Болгар» кунакханәсе җиһазлары да бар.

Экскурсиянең соңгы тукталышы булып, тарихи-көнкүреш экспозициясе тәкъдим ителгән Сәгъди йорты тора.Монда барлык экспонатларны да тотып карарга рөхсәт ителгән.

Экскурсиянең бәясе якынча 1 мең сумны тәшкил итәчәк. Моңа музейларга билетлар, ике тапкыр ашату, ГСМ һәм автобус өчен түләү керә. Төгәл бәясе беренче экскурсияне үткәргәннән соң билгеле булачак. Беренче экскурсияләрне май аенда мәктәп балалары өчен оештыру планлаштырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*