tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда узучы “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленнән фоторепортаж
Казанда узучы “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленнән фоторепортаж

Казанда узучы “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленнән фоторепортаж

 

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Быел фестиваль Башкорт театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша: М.Гафури исемендәге академия драма театры, Салават башкорт дәүләт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе һәм М.Кәрим исемендәге яшьләр милли театры.

“Нәүрүз” фестивале программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бухарест, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск). Фестивальдә 1000нән артык кеше катнаша.

XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече залларында, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйнала. Билетларны театр кассалары һәм сайтларыннан, шулай ук, билет сату операторларыннан алырга мөмкин.

kamalteatr.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*