tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак
Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак

Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак

24-25 сентябрь көннәрендә Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак. Чираттагы тапкыр ул ислам уку йортларында белем бирү өлкәсендәге проблемаларны өйрәнү мәйданчыгына әвереләчәк һәм ике көн дәвам итәчәк. Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Премьер-министры урынбасары һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һ.б.ның катнашуы көтелә.

Форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак. Биредә мөгаллимлек эшчәнлеген камилләштерү буенча лекцияләр һәм мастер-класслар уздыру, катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу планлаштырыла.

Лекторлар буларак ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Болгар ислам академиясе, Әл-Әзһәр университеты һәм республика мөселман уку йортлары мөгаллимнәре, имам-мөхтәсибләр, казыйлар чыгыш ясаячак. Лекцияләр башлангыч дини белем бирү, гарәп теле һәм әхлак дәресләрен укыту үзенчәлекләренә, җәйге чорда мәчетләр базасында балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләләренә, мәктәпкәчә аудиториядә укыту методикларына һ.б. темаларга багышланачак.

Форумның икенче көнендә урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларының 200 дән артык җитәкчесе һәм мөгаллиме катнашуы көтелә. Икенче көннең иң мөһим спикерлары арасында – Болгар ислам академиясе профессоры, мөгаллиме Мөхәммәд Айман Әл-Захрави һәм Малайзиянең халыкара ислам университеты факультеты деканы Эльмира Әхмәтова.

Үзләренең чыгышларында докладчылар чит илләрнең ислам һөнәри белем бирүне үстерү тәҗрибәсе, мәгариф стандартлары, мөселман уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү, укытуның инновацион ысуллары һ.б. турында сөйләячәк. Шул ук көнне Форумның пленар утырышы планлаштырылган.

Искәртеп узыйк, Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы Татарстан мөфтияте тарафыннан 2011 елдан бирле ел саен үткәрелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*