tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тынгысыз һәм уңган халкым – авылым бизәкләре
Тынгысыз һәм уңган халкым – авылым бизәкләре

Тынгысыз һәм уңган халкым – авылым бизәкләре

Әлмәт районының Чупай һәм Мәмәт авылларында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды. Татар авыллары халкыбызны милләт буларак саклап калучы, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын буыннардан-буыннарга тапшырып килүче тарихи эзлеклелектәге мөһим бер звено булып тора. Әлеге вәзгыять кануннарын аңлап һәм дәвам итеп яшәүче Әлмәт районының Мәмәт һәм Чупай авылы җирлекләрендә 14 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы булып узды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Рушания Нәҗметдинова, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, Татарстан Республикасының Халыклар Ассамблеясы Әлмәт бүлекчәсе башлыгы Фикърәт Бакиров, Р.Фәхреддин мемориаль музейы директоры Диләрә Гыймранова, шагыйрә, журналист Нәфисә Сабирҗанова, Әлмәт мөслимәләр җәмгыяте бүлеге җитәкчесе Рәйхана Ханнанова, үзәк мәчет вәкилләре, татар авылы җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, клуб учреждениесе, музей җитәкчеләре, иҗтимагый оешманың бюро әгъзалары, татар интеллигенциясе катнашты.

Иртәнге сигездә милләтебезнең асыл ханымнары башкарма комитет каршысындагы үзәк мәйданнан чара өчен бирелгән махсус автобус белән Мәмәт авылына юл тотты. Беренче тукталышыбыз булган “Талгын чишмә” янында кунакларга борынгы йолаларның берсе “Киленгә су юлы күрсәтү” күренеше тәкъдим ителде. Килгән кунакларны Мәмәт авылы җирлеге башлыгы Илсөя Зөбәерова сәламләде. – Бүген сезне каршы алырга килгән бу ак яулыклы әбиләр, апалар, ханымнар һәм туташлар – авылымның бизәкләре. Нәкъ менә алар – хатын-кызлар, телебезне, мирасыбызны саклаучылар, яшь буыннарга рухи һәм әдәп тәрбиясе бирүчеләр, гаиләләрнең бөтенлеген тәэмин итүче нигез ташы, – дип ассызыклады үзенең чыгышында Илсөя Минияровна. Яшь киленнең иптәш кызлары, кияү егетләре белән бергәләп су юлы белән танышулары да, өлкән апаларның аларга биргән киңәшләре, яшь килен чиләгеннән теләкләр теләп су эчү, бүләк алмашу – бар да матур бер күренеш булып уеннар, гармун моңы белән үрелде.

“Ак калфак” автобусы юлын алга таба дәвам итте. Чупай мәктәбе бинасында урнашкан авыл музее күпләр өчен көтелмәгән хәзинә буларак ачылды. Тарихи чыганаклар буенча, 1680 елда нигез салынган авыл табигый байлыгы, Чупай ташлары белән дан казана. 1875 елда туган Самат Хәбиров үзенең истәлекләрендә: “Ташны аршиннар белән, араларыннан җил йөрерлек итеп өеп куя идек. Сатып алучылар аларны бары тик берәр елдан соң гына алып китә алалар иде. Ул ташлардан бик күп амбарлар, келәтләр салынды”, – дип яза.

Чупай авылы халкы үзенең язучылары, табиблары, галимәләре белән дә лаеклы горурлана. Бүгенге көндә авылда 290 хуҗалык исәпләнә, 738 кеше яши. Авылның кыйммәтле архитектура истәлеге булырдай Әхмәт бай йортында да булды чарада катнашучылар. Әлеге бина авылның үзендә чыгарылган ташлардан 1890-1910 елларда салына. Йортның фасадын исә, Әхмәт бай 1912 елда Самара өязеннән төзүчеләр бригадасы чакыртып эшләтә. Колхоз идарәсе, почта һәм башка социаль объектлар булып хезмәт итүче бина инде менә 4 ел буш тора. Авыл җирлеге бинаны халыкка кайтару, туристлар өчен сәяхәт маршрутына кертү максаты белән йөри, тик мәсьәлә әлегә кадәр чишелеш тапмый. Авыл тормышы белән танышу Яшьләр урамы бәйрәмендә дәвам итте.

“Оста кулда һөнәр бар”, нәкъ менә шундый исем белән узды Чупайда чираттагы чара. Авылның иң булган, иң уңган кешеләре җыелган иде бирегә. Хәмидуллин Котдус, мәсәлән, бройлер чебиләр үстерү белән шөгыльләнә. Ярминкәдә ул кунакларга чеби итеннән ясалган тушенкалар тәкъдим итте. Чупай умартачылары белән дә данлыклы. Идрисовлар, Гибадуллиннар, Зиннуровларның балларын якын тирәдә белмәгән кеше юк. Кәрәзгә аеруча зур ихтыяҗ булды урам бәйрәмендә. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән дистәләгән төр товар: ит-сөт продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, хәтта урман чикләвегенә кадәр тәкъдим итте тырыш чупайлылар. Фито өстәлдә үлән чәйләре, урамга мул итеп әзерләнгән өстәлдәге тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәре һәм килгән кунакларының җырларына хозурланып билгеләнгән вакытның узганлыгын сизми дә калганбыз. Кечкенә, эче тулы төш кенә дип “Ромашка” мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе турында әйтү бик урынлы булыр. Бакча территориясе кечкенә бер әкият иленә тиң, биредә көндәлек кулланылышта булган һәрбер әйбергә үз фантазияләре кысаларында җан өргән тәрбиячеләр. Бакча мөдире Гөлсинә Әхмәтҗанова билгеләп узганча, тәрбия эше заманча, шул ук вакытта гореф- гадәтләребезгә дә нигезләнеп алып барыла.

Пленар өлеш авылның мәдәният йортына Марсель Шәймөхәммәтов башкаруында Чупай авылы гимны белән башланып китте. Мәмәт авылы җирлеге башлыгы Илсөя Зөбәерова кунакларга кыскача гына авылның тарихы, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләде.

– Бүген әхлак тәрбиясе турында сөйлибез икән, беренче чиратта, барыбызга бердәм булып авылда урта мәктәпне яңадан торгызу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Балаларыбыз үз авылларында укысалар, үз авылларында чисталык өчен көрәшсәләр, авыл халкын белеп-танып торсалар – әхлак тәрбиясе ул шулдыр. Илсөя Минияровна үз чыгышында авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы һәр өлкә җитәкчесенең хезмәтенә югары бәя биреп олы рәхмәтләрен җиткерде. Чупай авылы “Ак калфак” оешмасы бүлеге Хәмдия Маннаповага калфак бүләк итте. Күчмә утырыш турындагы фикерләре белән Иҗтимагый совет рәисе Рушания Нәҗметдинова да уртаклашты: – Бүгенге чара татар авылларындагы вәзгыятьне тагын бер кат тирәнтен аңларга ярдәм итте. Мин ихластан сөенеп утырдым, авылларда тормыш кайный, яшәеш дәвам итә, үз йөзе, үз кыйбласы югалмый. Проблемалар әлбәттә бар, ләкин алар халык белән бергә, уртага салып хәл ителә. Мәктәпне яңадан ачу мәсьәләсендә Иҗтимагый совет буларак без үз сүзебезне, фикерләребезне җитәкчелеккә җиткерербез,- диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова фикеренчә, Мәмәт һәм Чупай җирлекләрендә алып барылган эшчәнлек, һәрбер татар авылларында сакланырга, булдырылырга тиешле матур эш үрнәге. Халкыбызны милләт буларак саклап калу өчен бу мөһим шартларның берсе. Әлеге һәм милләтебез алдындагы башка хезмәтләре өчен Илсөя Зөбәеровага Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина үзенең чыгышында җирле бүлекләрдә ялгыз ханымнар, өйләнмичә калган егетләр проблемаларын хәл итү, әхлак кануннарын саклап яшәргә әзерлекле татар гаиләләре төзү эшен активлаштырырга кирәклегенә басым ясады. Теманы дәвам итеп, тарихчы, галимә Зәрия Хәбипова татар халкы арасында, иң беренче – эчүчелек гадәтенә төбеннән балта чабарга, икенчесе, наданлыкны бетерү өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. “Ак калфак”ның актив әгъзасы Гөлия Җамалиева социаль челтәрләрдә даими рәвештә уздырыла торган әдәби, гыйльми, матурлык марафонннарында актив катнашырга чакырды.

Риза Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова авылда кичекмәстән музей булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. – Чупай, Мәмәт җирлегенең горурланырлык тарихы, кешеләре бихисап. Әлмәт шәһәре Чупай ташыннан төзелгән, нигә әле аның үз музее булмаска тиеш? – диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп. Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы кертелгән тәкъдимнәрдән төзелгән резолюция кабул итү белән тәмамланды.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник» газетасы

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*